Мәгариф объектларының янгын куркынычсызлыгын тикшерделәр
Күзәтчелек эшчәнлегенең һәм Роспотребнадзорның район бүлекләре, мәгариф идарәсе вәкилләре узган атна башыннан мәктәпләрнең һәм балалар бакчаларының яңа уку елына әзерлеген тикшерә башладылар. Бүгенгә комиссия барлык бакчаларда булды, мәктәпләрдән исә ремонт барган 3 объектны йөреп чыгасы калды. Янгынга каршы таләпләрнең үтәлешен комиссия, нигездә, яхшы дип бәяләде. Җитешсезлекләргә килгәндә, тикшерүчеләр бакчаларда идәнгә...
Күзәтчелек эшчәнлегенең һәм Роспотребнадзорның район бүлекләре, мәгариф идарәсе вәкилләре узган атна башыннан мәктәпләрнең һәм балалар бакчаларының яңа уку елына әзерлеген тикшерә башладылар. Бүгенгә комиссия барлык бакчаларда булды, мәктәпләрдән исә ремонт барган 3 объектны йөреп чыгасы калды. Янгынга каршы таләпләрнең үтәлешен комиссия, нигездә, яхшы дип бәяләде.
Җитешсезлекләргә килгәндә, тикшерүчеләр бакчаларда идәнгә җәелгән паласларның беркетелмәвен, огнетушительләрнең срогы чыккан булуын билгеләп үттеләр. Сигнализация, янгын булганда чыгу өчен кулланыла торган запас баскычларның торышын тикшерделәр, җитәкчеләрнең һәм хезмәткәрләрнең янгын очрагында үз-үзләрен ничек тотачакларын ачыкладылар, аларга теоретик сораулар бирделәр, «Стрелец-мониторинг» системасының эшләвен тагын бер кат барладылар. Билгеләнгән җитешсезлекләр мөмкин булганча төзәтелә башлады. Калган мәктәпләргә комиссия киләсе атнадан да соңга калмыйча чыгачак, дип хәбәр итә күзәтчелек эшчәнлегенең район бүлеге өлкән инспекторы Илнар Мифтахов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев