17 февраль 2018 яңалыклары
-
Салкын көннәрдә ничек тукланырга?
Елның салкын көннәрендә тормышыбыз әкренәйгән кебек тоелуына игътибар иткәнегез бармы? Урамда без әз булабыз, күбрәк өйдә утырабыз һәм нигездә аш бүлмәсендә кайнашабыз. Чөнки нәкъ менә салкын көннәрдә туклыклы матдәләр тизрәк тотыла, ә безнең тәнгә салкыннардан саклану өчен «ягулык» кирәк. Салкында да күңел күтәренке булсын, көч-дәрт ташып торсын, шул ук вакытта...
-
«Кеше никадәр бөек булса, шул хәтле гади, – бу сүзләр аның турында»
15 февраль Россия һәм Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Илһам ага Шакировның туган көне, мәшһүр җырчыбызга 83 яшь тулды. 16 февраль, 14 сәгатьтә Яңа Бүләк мәдәният йортында «Илһам моңнары» дип исемләнгән районкүләм концерт оештырыла. Легендар якташыбызның туган көненә багышлап газетабызда ел саен язмалар бастырыла. Яңа Бүләк...
-
Кнәздә үткән Май чабу бәйрәмендә карачкыны теләкләр тели-тели яндырдылар
Үткән ялларда Кнәз авыл җирлегенең «Татарстан» совхозы поселогы үзәк урамында Май чабу бәйрәме гөрләп үтте. Бәйрәмебезгә тагын да ямь өстәп, бу көнне кояш балкып торды, һавасы да рәхәт, бәйрәмчә матур иде. Чараны оештыручылар - Кнәз авылының мәдәният йорты хезмәткәрләре җыелганнар белән бергә әйлән-бәйлән дә уйнады, концерт номерлары да күрсәтте, хәтта...
-
Бадминтон ярышлары буенча Гриша Цыганков II урын алды
Үткән ялларда Актанышта бадминтон ярышлары буенча Татарстан Республикасы беренчелегенә сайлап алу туры үтте. Анда Актаныш, Алабуга, Түбән Кама, Тукай районнары, Яр Чаллы шәһәреннән 11дән алып 19 яшькә кадәр булган 100 яшүсмер катнашты. Безнең район данын Данил Әлмөхәммәтов, Дарья Беляева, Снежана Жданова, Ксения Жданова, Камилла Гатүпова, Олеся Скотникова, Гриша Цыганков, Ислам...
-
Тикшерү бүлеге җитәкчесе кабул итә
20 февраль көнне 9.00-12.00 сәгатьләрдә РФ Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе Тукай районара тикшерү бүлеге җитәкчесе Роман Шипков халыкны кабул итә. Чара Тукай районара тикшерү бүлегендә (Чаллы шәһәре, Сөембикә проспекты, 69нчы йорт, 47/12) үтә. Кабул итүгә алдан язылу мәҗбүри. Телефон: 8 (8552) 47-06-35.