Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Салкын көннәрдә ничек тукланырга?

Елның салкын көннәрендә тормышыбыз әкренәйгән кебек тоелуына игътибар иткәнегез бармы? Урамда без әз булабыз, күбрәк өйдә утырабыз һәм нигездә аш бүлмәсендә кайнашабыз. Чөнки нәкъ менә салкын көннәрдә туклыклы матдәләр тизрәк тотыла, ә безнең тәнгә салкыннардан саклану өчен «ягулык» кирәк. Салкында да күңел күтәренке булсын, көч-дәрт ташып торсын, шул ук вакытта...

Эремчек һәм кайнар аш

Без аюлар түгел, кышкы йокыга талмыйбыз, шуңа да безгә майлары тиз үзләштерелгән ризыклар ашарга кирәк. Беренче нәүбәттә, сүз сөт ризыклары турында бара. Аларны (бал белән җылы сөт, йөземле эремчек) көн саен кулланырга кирәк. Сүз уңаеннан әйтик: нәкъ менә сөт ризыклары (шулай ук йомырка һәм тәрәч балыгы бавыры) D витаминына булган ихтыяҗны бетерергә сәләтле (ә кояшсыз салкын вакытта нәкъ менә әлеге файдалы матдә җитешми дә).

Табиблар салкыннарда үсемлек аксымы күләмен арттырырга киңәш итә. Шулай булгач, аш-су китабыннан ногыт борчагы, борчак, ясмыктан ризык әзерләү ысулларын табыгыз да эшкә керешегез.

Салкыннарга кагылышлы тагын бер киңәш: кайнар ризыкны мөмкин кадәр күбрәк ашагыз. Яшелчәк урынына - яшелчәләр, томалап пешерелгән яшелчәләр, ә аның алдыннан кайнар тавык шулпасы, яшелчә яки кузаклылар ашы ашарга мөмкин.

Тозлы кәбестә йогышлардан саклый

Салкын вакытларда чит илләрдән китерелгән яшелчә һәм җиләк-җимешне ашамау яхшы. Туган якларыбызда үскән җиләк-җимешкә - алма һәм нәкъ менә кыш айларында өлгергән җиләк-җимешкә өстенлек бирегез. Яшелчәләрнең үзебездә үскәннәрен - кишер, чөгендер сайлагыз. Тик шуны онытмагыз: кишердәге А витамины май белән бергә кулланганда гына үзләштереләчәк, шуңа да кишер яшелчәгенә май яисә каймак болгатып ашагыз.

Шифалы матдәләргә бай тагын бер ризык - тозлы кәбестә. Тәнне С витамины һәм В төркемендәге витаминнарга, сөт кислотасына һәм башка файдалы матдәләргә булган көндәлек ихтыяҗны тулыландыру өчен, әлеге ризыкны 150 г ашау да җитә. Шулай сез төрле йогышлардан да сакланырсыз!

Суны күп эчәргә

Эссе булмаганда суны әз эчәргә кирәк, дигән ялгыш фикер яшәп килә. Табиблар: «Елның салкын айларында да сыеклык күләмен киметергә ярамый», - дип ышандыра. Көнгә литр ярым су эчү гадәти күрсәткеч санала. Әмма су җылы булырга тиеш: туңдырылган җиләкләр кайнатылган суны, бал белән сөт, үлән чәйләре эчәргә мөмкин. Тәмле дә, файдалы да һәм җылыначаксыз да!

Ашыйбыз һәм... ябыгабыз

Салкыннарда артык авырлык җиңел туплана. Салкын, урамга чыгасы килми, кичке ашны ашагач, без кулга китап алып, яныбызга печенье һәм кәнфитләр куябыз да җайлап кына кәнәфигә утырабыз. Аннары яз көне яраткан итәк яисә чалбарыбызны төймәли алмавыбызга бик гаҗәпләнәбез. Әмма, икенче яктан караганда, кыш - махсус туклануга күчү өчен яхшы вакыт түгел. Бары тик җиңелчә туклану көннәре генә ясарга мөмкин. Нишләргә соң?

Махсус туклану белгечләре гади ашамлыкларны икенче төрле ризыклар белән алмаштырырга киңәш итә. Шоколадны - банан, печеньене - чикләвекле мюсли, казылыкны - пешкән тавык ите, ә майонезны горчица өстәлгән каймак белән алмаштырыгыз.

Гадәтләнгән бәрәңге ризыклары урынына яшелчә яисә яшел борчак ризыклары әзерләгез. Бәрәңгене бик яратсагыз, аның кыздырылганына түгел, ә пешкәненә өстенлек бирегез.

Ә менә шатлык гормоны бүленүгә этәргеч ясаучы омега-3 һәм омега-6 май кислоталарына бай булган ризыклар күңелне күтәрер. Әлеге файдалы кислоталар майлы балыкларда (сөләйман, тәрәч, сөмбаш балыклары), җитен маенда, йомырка, әстерхан чикләвегендә бар.

Материал «Юлдаш» газетасыннан туплап әзерләнде.

Н. Туганов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев