16 август 2018 яңалыклары
-
Әни кешеләргә карата ягымлы, миһербанлы, шәфкатьле булырга өйрәтте
Дөньяда әнидән дә кадерлерәк кеше бар микән?! Баласының олы шатлыгын да, күңел ярасын да, йөрәгенең еш типкәнен дә, хәтта түккән һәрбер яшенең сәбәбен дә бары әниләр генә аңлый. Райондагы иң матур авылларның берсендә – Колышта яшәүче Гөлфинә апа Зәйдиева да әнә шундый затлардан.
-
Татарстан прокуратурасы пассажирлар ташучыларны тикшерә
Тикшерү республиканың бөтен территориясендә узачак, хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнары җәлеп ителәчәк.
-
«Хөрмәтуллин» крестьян-фермер хуҗалыгы игенчеләре янына чыктык
Икмәк булса, җыр да була, дигән әйтем халыкта элек-электән үк килгән. Чыннан да, тамагың тук икән, дөнья да матур күренә. Бүген районның авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре нәкъ менә халыкны икмәкле итү өчен көнне төнгә ялгап кырлардан уңыш җыялар. Без алар алдында башыбызны иябез, олы рәхмәтләребезне белдерәбез.
-
Акча түләмәгәннәргә штраф яный
Һәр елдагыча, ноябрь аеның өченче якшәмбесендә авыл җирлекләрендә үзара салым акчасын җыю буенча референдум узачак. Әйтергә кирәк, Тукай районында әлеге салым акчасы, башка күрше районнар белән чагыштырганда азрак күләмдә җыела. Ә бит бу акчалар дәүләттән, бишкә тапкырланып, ягъни тагын дүрт өлеш өстәлеп, кире шушы авыл җирлегенә әйләнеп кайта. Халык үзара сөйләшеп, киңәшләшеп, бу сумманы бары тик үз авылына яисә үз урамына гына да тота ала, яисә тулаем авыл җирлеге өчен дә юнәлтеп була. Һәр эш шушы җирлек кешеләре инициативасы белән башкарыла. Шулай да бу мөмкинлектән бар кеше дә файдаланмый. Таблицада кайсы авыл җирлегендә күпме салым җыелганлыгы күренә.
-
Путин Россия халыкларының милли телләрен саклау программасын торгызу ихтыяҗы булуын әйтте
СССР заманында дәүләттә милли телләрне саклау буенча махсус программа бар иде, дип искә төшергән ул.
-
Гриппка каршы көрәш җәйдән үк башлана
Август-сентябрь айларыннан гриппка каршы прививка ясату кампаниясе старт ала. Бу турыда районның санитар-эпидемиологик комиссиясе утырышында сүз булды.
-
Газетаны чыгару графигында үзгәрешләр булу сәбәпле, котлау-игъланнарыгызны алдан бирүегезне сорыйбыз
21 августта, киләсе сишәмбедә, Татарстан Республикасында Корбан бәйрәме билгеләп үтелә. 30 август исә, пәнҗешәмбе, Республика көне. Әлеге бәйрәмнәр Татарстанда рәсми рәвештә ял көннәре дип игълан ителде. Шуның белән бәйле рәвештә, газетаның чыгу графигында да үзгәрешләр булачак.
-
Бабайлар әйткән : “Бүгенге көнгә карап, октябрьнең нинди булачагын билгеләп була ”,- дигәннәр
ҺАВА ТОРЫШЫ