16 июнь 2017 яңалыклары
-
Тукай районында якындагы тәүлек өчен ифтар һәм сәхәр вакытлары
Кадерле тукайлылар! Сезнең соравыгыз буенча газетабыз сайтында көн саен изге Рамазан ае уразасының авыз ачу һәм сәхәр вакытларын биреп баруыбызны дәвам итәбез. Бүген, 16 июнь көнне ифтар вакыты - 20.17 сәгатьтә. Иртәгә сәхәр 00.45 сәгатьтә тәмамлана һәм кичен 20.17 сәгатьтә авыз ачабыз. Тоткан уразаларыгыз кабул булсын!
-
"Халкым белән хушлашканда, мине матур итеп бизәгез, кызыл күлмәгемне кидертегез..." Әлфия Авзалованың кызы Зөлфия әнисенең соңгы минутлары турында сөйли
Татарның легендар җырчысы Әлфия Авзалова кызы Зөлфиягә вафатыннан соң үзе белән ничек хушлашырга икәнен сөйләп калдырган. Зөлфия ханым "Интертат" электрон газетасы хәбәрчесе белән әңгәмәдә шул хакта әйтте. - Әни: "Мин үлсәм, мине матур итеп күмегез. Мин сәхнәдә булырга тиешмен", - дия иде, - дип сөйләде Зөлфия "Интертат"ка. - Ул якташы,...
-
Чираттагы «Тоннель» 19 июньдә үтә
Киләсе дүшәмбедә, 19 июнь көнне, район ЮХИДИ инспекторлары «Тоннель» операциясе кысаларында Яр Чаллы - Водозабор юлының алтынчы километрына - Ильбухтино борылышына рейдка чыгачаклар. Юл хәрәкәте иминлеген саклаучылар тизлек режимын сакламаучыларны, куркынычсызлык каешын такмаучыларны, иминият полисыннан башка йөрүчеләрне, эчкән килеш руль артына утыручыларны һәм юл йөрүнең башка кагыйдәләрен ачыклауга әлеге чара...
-
Тукай районы Сабантуйларына нинди йолдызлар килә? Нинди шоу-программа әзерләнә?
Тукай районының милли бәйрәме - Сабан туе 1 июль, шимбә көнне, Кызыл Байрак авылында үткәрелә. Бәйрәмдә районыбызның фольклор коллективлары, вокал һәм хореографик ансамбльләре чыгышы көтелә. Шулай ук мәртәбәле кунакларның килүе дә, милли көрәш, уен-көлке, төрле спорт чаралары да каралган. Моннан тыш районыбызда быел Бриллиан т туйларын билгеләп үтүче күркәм парларның...
-
Булдырам дип эшләргә күнеккән ул Марат Сафин
Районыбызның Сәйдәшев исемендәге хуҗалыгы турындагы язмалар әледән-әле газета битләрендә басылып килә. Электәге Сәйдәшев исемендәге һәм «Алга» күмәк хуҗалыкларын берләштергән, биш авылны үз карамагына алган, яңа типтагы Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесен оештырган директор Марат Сафинның киң колачлы оештыру сәләте күпләрне сокландыра. Рәиснең адашы, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры...
-
Гүзәл Хәбибрахманова турында пациентлары: «Аннан җылылык һәм якты нур бөркелә»
«Район медицина тармагы эшчәнлегенең 80 процентын поликлиника хезмәте тәшкил итә», - дип белдерә үзәк больницаның баш табибы Галим Сабирҗанов. Бу системада райондагы барлык медицина хезмәткәрләренең 123е эшли. Үзәк поликлиника район больницасында урнашкан, авылларда берничә филиал бар. Үзәктәге поликлиника сменага уртача 300 кешегә хезмәт күрсәтә, филиалларны да исәпләгәндә, бу күрсәткеч 500...
-
Милли бәйрәм САБАНТУЙны тукайлылар кайчан һәм кайда бәйрәм итәчәкләр
Хөрмәтле укучыларыбыз, Сабантуйларның үткәрелү көннәре һәм сәгатьләре үзгәрергә мөмкин. Тулырак мәгълүмат авыл җирлекләре башлыкларында. Без дә, үз чиратыбызда, үзгәрешләр турындагы мәгълүматларны газетабыз сайтында оператив яктыртып барачакбыз. Тукай районында Сабантуй уздырылу графигы муниципаль районның мәдәният бүлеге тарафыннан бирелде. Торак пункт Көне Вакыты Урыны Комсомолец 30.06.2017 16.00 Имәнлек янындагы мәйдан Биклән 01.07.2017...
-
Гаделлек эзләп кайда мөрәҗәгать итәргә?
Сорау: «ЮХИДИ хезмәткәре мине туктатып, тизлекне арттырган өчен дип, һич нигезсез штраф салырга беркетмә төзеде. Мин гаделлек эзләп кайда мөрәҗәгать итә алам?». Сорауга җавапны адвокат Әлфия Гәрәева бирә. Әгәр дә, үзегез уйлаганча, ЮХИДИ хезмәткәре сезне җавапка тартканда гаделсезлек эшләгән, дип исәплисез икән, югарыдагы башлыкларына жалоба белән мөрәҗәгать итә аласыз. Моның...
-
Бүгенге һава торышы тукайлыларны нәрсә белән сөендерер
Бүген, 16 июнь көнне, Тукай районында яңгыр. Көндезге сәгатьләрдә яшен булуы ихтимал. Көндез 20 градус җылылык, төнлә 13-15 градус җылы, дип хәбәр итә синоптиклар. Гисметео фаразлаганча, ял көннәрендә дә яңгыр явачак. Ә һава торышы тукайлыларны эш атнасы ахырында яхшы кәеф белән сөендерә.