Чираттагы «Тоннель» 19 июньдә үтә
Киләсе дүшәмбедә, 19 июнь көнне, район ЮХИДИ инспекторлары «Тоннель» операциясе кысаларында Яр Чаллы - Водозабор юлының алтынчы километрына - Ильбухтино борылышына рейдка чыгачаклар. Юл хәрәкәте иминлеген саклаучылар тизлек режимын сакламаучыларны, куркынычсызлык каешын такмаучыларны, иминият полисыннан башка йөрүчеләрне, эчкән килеш руль артына утыручыларны һәм юл йөрүнең башка кагыйдәләрен ачыклауга әлеге чара...
Киләсе дүшәмбедә, 19 июнь көнне, район ЮХИДИ инспекторлары «Тоннель» операциясе кысаларында Яр Чаллы - Водозабор юлының алтынчы километрына - Ильбухтино борылышына рейдка чыгачаклар. Юл хәрәкәте иминлеген саклаучылар тизлек режимын сакламаучыларны, куркынычсызлык каешын такмаучыларны, иминият полисыннан башка йөрүчеләрне, эчкән килеш руль артына утыручыларны һәм юл йөрүнең башка кагыйдәләрен ачыклауга әлеге чара вакытында аеруча игътибар бирәчәкләр. Шушы ук көнне сәгать 9дан кичке 6га кадәр ТР Эчке эшләр министрлыгының 11-р карары кысаларында махсус профилактик рейд уздырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев