Булдырам дип эшләргә күнеккән ул Марат Сафин
Районыбызның Сәйдәшев исемендәге хуҗалыгы турындагы язмалар әледән-әле газета битләрендә басылып килә. Электәге Сәйдәшев исемендәге һәм «Алга» күмәк хуҗалыкларын берләштергән, биш авылны үз карамагына алган, яңа типтагы Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесен оештырган директор Марат Сафинның киң колачлы оештыру сәләте күпләрне сокландыра. Рәиснең адашы, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры...
Киңәшмәдә Кама аръягы зонасында сөт җитештерүнең кимү сәбәпләре турында җитди сөйләшү булды. Ветеринария белгечләре азыкның саны булса да, сыйфаты начар, дип чаң суктылар. Ә менә Сәйдәшев хуҗалыгының утарында маллар алдына куелган сенажны кулларына алып караган зоотехниклар, мичтән яңа чыккан ипи исен тойган сыман, гаҗәпкә калдылар: «Сенаж түгел, азыкны кәнфит иткәнсез бит», - дип, «Делаваль» агрегатының эше белән таныштылар. Булган азыкны түкми-чәчми, тиешенчә эшкәртеп, витаминлы өстәмәләр кушып ашаткач, сөт җитештерү күзгә күренеп арткан. Терлекчелектә башка төр факторларны да исәпкә алып, әйтик, нәсел эше белән ныклап шөгыльләнүне, нәсел таналарын тәрбияләп үстерүне, бу эш белән Торнаташ фермасы эшчәнлеген төпченеп язасы килсә дә, Марат Тәлгать улы тыйнак кына итеп: «Һәркем үз урынында эшен төгәл башкара. Электәге күмәк хуҗалык тәртибендә эшлибез», - дип кенә җавап бирде. Әмма мәсьләне тулырак беләсе килү, укучыларны таныштыру теләге көчле иде. Шул чактагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгече Наил Сәфәргалиев белән хуҗалыкта берничә тапкыр булып, эшне оештыру, алдынгы алымнарны куллану турында җентекләп сорашкан идек.
- Марат Сафин терлекчелек тармагын яңабаштан механикалаштыру әйдаманы булды. Азыкны «Делаваль» арбалары белән таратудан тыш, фермаларга сөтүткәргечләр куеп, суыткычлар урнаштырып, сөтнең сыйфатын иң югары дәрәҗәгә җиткерде. Акча кереме күзгә күренеп артты, - дип сөйләде район белгече. Әлеге уңай тәҗрибәне киңрәк тарату максатыннан хуҗалыкта ике-өч ел рәттән терлекләрне лагерьда асрау һәм продукция җитештерүне арттыру тәҗрибәсе өйрәнелде, район савучылары конкурслары да Мерәс авылы болынындагы җәйге лагерьда уздырыла иде. Марат Тәлгать улы Сафинның хуҗалыкта 16 ел баш инженер һәм дистә елдан артык җитәкче булып эшләү дәверендә күп төрле технологик һәм зоотехник яңалыклар тормышка ашырылды. Соңгы елларда гына «елочка» тибында эшли торган 400 баш сыерга хисапланган терлекчелек комплексы сафка бирелде. Биредә күп эш процесслары машина җилкәсенә салынган. Шундый ук икенче комплекс Иске Абдул авылында салына. Моңа нәрсә этәрә соң? Бу сорауга җавап: аз кул хезмәте кулланып, күбрәк продукция җитештерү. Соңгы елларда механикалаштыру һәм компьютерлаштыру алгы сафка чыкты. Әнә ындыр табагында кырда үскән бөтен ашлыкны оператор-белгеч Миңненазыйр Сәгъдиев, ялгызы, идарә пультындагы төймәләргә басып, бөтен чистарту һәм калибрлау эшен башкара. Шушы мөһим эшне күп ел дәвамында уңышлы башкарганы һәм рационализаторлык тәкъдимнәре өчен аңа «ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде. Шундый энтузиастлар белән чын күңелдән горурлана Марат Тәлгать улы.
Басуларга бары тик югары сортлы, мул уңыш бирә торган, безнең табигый шартларны үз иткән орлыклар гына чәчелә. Хуҗалык орлыкчылык белән бик яхшы шөгыльләнә. Бодай, арпа, солының яхшы сортларын чәчеп, орлыгын республикадагы һәм башка төбәкләрдәге хуҗалыкларга сатып әйбәт керем ала. Игенчелекне табышлы тармакка әверелдерү өчен күп көч куела хуҗалыкта. Дәүләт проектларын файдаланып, техника паркын яңарту, төзелешне уңышлы алып бару, эре терлекчелек комплексларын кору җитәкчедән зур тәвәккәллек сорый, һәркайсы алга карап эшләү хикмәтедер. Булдырам дип эшләргә күнеккән һәм авыл халкы мәнфәгатен кайгыртып, яңадан-яңа үрләр яулаган җитәкчегә ышанычлары зур халыкның. Ветераннарның да, эшче халыкның да кадерен белә, аларга хөрмәт белән карый Марат Сафин һәм һәрчак башланган эшендә теләктәшлек таба. Бергә булганда, авыр йөк тә җиңел тоела.
Хәмит Мөхәммәтшин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев