Гүзәл Хәбибрахманова турында пациентлары: «Аннан җылылык һәм якты нур бөркелә»
«Район медицина тармагы эшчәнлегенең 80 процентын поликлиника хезмәте тәшкил итә», - дип белдерә үзәк больницаның баш табибы Галим Сабирҗанов. Бу системада райондагы барлык медицина хезмәткәрләренең 123е эшли. Үзәк поликлиника район больницасында урнашкан, авылларда берничә филиал бар. Үзәктәге поликлиника сменага уртача 300 кешегә хезмәт күрсәтә, филиалларны да исәпләгәндә, бу күрсәткеч 500...
Халык белән профилактика эшләре алып бару, прививкалар ясау, диспансерлаштыру кампанияләрен уздыру - поликлиникада эшләүчеләрнең төп вазифалары, дип билгеләп үтә баш табиб. Каты авыртулар булганда, травмалар алганда беренче ярдәм күрсәтү, вакытында стационарга юллама бирү һәм башка шундый вазифалары бик күп биредә эшләүчеләрнең. Үзәк поликлиникада гына 7 терапевт участогы, 5 педиатрия участогы бар, функциональ диагностика, тар белгечләр кабинетлары эшли. Әлбәттә, бу өлкәдә хәл итәсе мәсьәләләр дә җитәрлек: педиатрлар, анестезиолог-реаниматолог, эпидемиолог, инфекционист, балалар стоматологы, гастроэнтеролог һәм башка шундый белгечләр җитми.
Поликлиника эшенә бар гомерләрен багышлаган медицина хезмәткәрләре дә күп районның сәламәтлек саклау системасында. Шундыйларның берсе - 46 ел процедуралар кабинетында эшләүче, югары категорияле шәфкать туташы Гүзәл Хәбибрахманова. Ярты гасыр буе кулыннан никадәр укол һәм шприц үткәндер - күз алдына китерүе дә кыен. Көненә 80-90, кайвакыт аннан да күбрәк пациент керә аның кабинетына. Күпләре аңа гына ышана, ялга, отпускка китсә дә, уколлар алу өчен аның чыкканын көтеп тора. «Сер итеп кенә әйтәм, укол ясатырга кирәк булса, мин дә Гүзәл Нургалиевна янына гына төшәм. Алыштыргысыз хезмәткәр ул безнең», - ди Галим Габбасович үзе дә.
Гүзәл Хәбибрахманова хезмәт юлын 1972 елда - Алабуга медицина училищесын тәмамлаганнан соң башлый. Беренче мәртәбә кулына шприц алганда ук үзендә ышаныч сизә. Остазы да бик тәҗрибәле кеше була - Дамира Фәйрушина белән 22 ел бергә эшлиләр алар. Пациентларга караңгы йөз күрсәтмә, игътибарлы бул, төрле холыклы кешеләр бар - һәрберсен аңла, һәрберсенә юл таба бел, дип өйрәтә аны остазы. Күп еллар узгач та бу киңәшләрне онытмый, хәзер аларны үзе яшьләргә тапшыра тәҗрибәле шәфкать туташы.
Үзе шәһәрдә туса да, шунда яшәсә дә, Гүзәл Нургалиевна гомер буе авыл халкы белән эшләүне өстенрәк күрә, районнан беркая да кузгалмый. Бирегә ул район больницасы ГЭС бистәсенең 8/14 йортында урнашкан чорда ук килгән булган. Аннары 8/22 йортына, соңрак ЗЯБка күчкәннәр. Инде пенсиягә чыкканына да дистә елдан артык, шулай да эш көненең һәрберсен көтеп ала. «Һаман шул ук шприцлар, уколлар... Көннәр буе аяк өстендә... Арылмадымы?» - дигән сорауга да кырт кисеп «Юк!» дип җавап бирә. «Аның кабинетына керәсе генә килеп тора. Гүзәл Нургалиевнаның аурасы яхшы, ул пациентларны үзенә тарта. Чын шәфкать туташы исеменә лаек ул», - ди аның элеккеге хезмәттәше, бүгенге пациенты Фирүзә Хафизова. Поликлиниканың өлкән шәфкать туташы Энҗе Юмаева аның турында кыска гына итеп: «Бик җаваплы кеше, үз эшенең остасы, киләчәктә дә озак еллар безнең белән эшләсен иде әле», - ди.
Гүзәл ханым гаиләсендә дә кадерле әни, яраткан әби, ире Хәлимнең ышанычлы тормыш юлдашы.
«Коллективыма рәхмәт, бик тату эшлибез, дустанә мөнәсәбәттә яшибез», - ди Гүзәл Нургалиевна үзе. Хезмәттәшләрен һөнәри бәйрәм белән котлый, һәркемгә сәламәтлек тели.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев