Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гаделлек эзләп кайда мөрәҗәгать итәргә?

Сорау: «ЮХИДИ хезмәткәре мине туктатып, тизлекне арттырган өчен дип, һич нигезсез штраф салырга беркетмә төзеде. Мин гаделлек эзләп кайда мөрәҗәгать итә алам?». Сорауга җавапны адвокат Әлфия Гәрәева бирә. Әгәр дә, үзегез уйлаганча, ЮХИДИ хезмәткәре сезне җавапка тартканда гаделсезлек эшләгән, дип исәплисез икән, югарыдагы башлыкларына жалоба белән мөрәҗәгать итә аласыз. Моның...

Сорау: «ЮХИДИ хезмәткәре мине туктатып, тизлекне арттырган өчен дип, һич нигезсез штраф салырга беркетмә төзеде. Мин гаделлек эзләп кайда мөрәҗәгать итә алам?».

Сорауга җавапны адвокат Әлфия Гәрәева бирә.

Әгәр дә, үзегез уйлаганча, ЮХИДИ хезмәткәре сезне җавапка тартканда гаделсезлек эшләгән, дип исәплисез икән, югарыдагы башлыкларына жалоба белән мөрәҗәгать итә аласыз. Моның өчен ЮХИДИ хезмәткәре сезне туктаткан урында тутырган беркетмәдә күрсәтелгәннең барысын да тәфсилләп языгыз да, ризасызлыгыгызны нигезләп дәлилләгез.

РФ КоАПның (административ хокук бозу кодексы) 30.1 маддәсе нигезендә, карар белән риза булмаган очракта, югары органга 25,1-25,5,1 маддәләре буенча мөрәҗәгать итәргә була. Ягъни югары органга түбәндәге катнашучылар мөрәҗәгать итә:

  • административ хокук бозу турында эш алып баручы (25.1 КоАП);
  • зыян күрүче (25.1 КоАП);
  • физик затның законлы вәкилләре (25.3 КоАП);
  • юридик затның законлы вәкилләре (25.4 КоАП);
  • яклаучы һәм вәкил (25.5 КоАП);
  • эшмәкәрләрнең (предприятие җитәкчеләренең) хокукларын яклау буенча Россия Федерациясе каршында эшләүче вәкил (25.5.1 КоАП).

РФ КоАП 30.2нең 1нче маддәсе нигезендә, жалобаны судьяга, эш буенча карар чыгарган органга, вазифаи затка, шулай ук турыдан-туры судка, югары органга, аны карарга тиешле вазифаи затка, вәкилләренә бирергә мөмкин.

Административ хокук бозу турындагы жалоба карарының күчерелмәсе кулга алганнан соң ун тәүлектән дә соңга калмыйча бирелергә тиеш.

Дәүләт пошлинасын түлисе түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев