16 февраль 2018 яңалыклары
-
Каймаклы коймак
Кирәк: 400 г каймак, 1 стакан кефир, 1-2 йомырка, 2-3 аш кашыгы шикәр комы, 1 кап камыр көпшәкләгеч, 0,5 чәй кашыгы тоз, тәменчә ванилин, он. Кыздыру өчен үсемлек мае. Савытка йомырка сытарга, шикәр комы, тоз, каймак, ванилин кушып тугларга. Җылы кефир салып, яхшылап болгатырга. Камыр көпшәкләгеч өстәлгән он кушарга. Камыр...
-
Тукай районы яшьләре кышкы шинаны сыный
Тукай районы яшьләре кышкы шинаны сыный
-
Фәрит Мөхәммәтшин районда сөт җитештерүне арттыруны иң олы бурычларның берсе итеп куйды
«Минем бүген Тукай районына килүем бик матур вакыйга белән истә калачак - сез бар гомерен җиргә багышлаган, республиканы үстерүгә үзеннән чиксез зур өлеш керткән Йолдыз Курмашевның истәлеген мәңгеләштердегез, зур заводка аның исемен бирдегез. Ләкин шуны онытмагыз, бу сезгә тагын да зуррак җаваплылык өсти», - диде ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит...
-
Комсомолец җирлеген Новотроицкоега кушарга тәкъдим иттеләр
Комсомолец поселогында үткән хисап-сайлау җыелышына халык чагыштырмача аз килгән иде. Район башкарма комитеты җитәкчесе Фаил Камаев та комсомолецлыларны актив түгел икәнсез дип билгеләп үтте. «Бу яисә сез поселок тормышы белән кызыксынмыйсыз, яки, моңа кадәр җыенга килеп тә, сез күтәргән проблемалар хәл ителмәгән дигән сүз», - диде ул.
-
Җирне билгеләнгән максатта файдаланырга кушылды
Россельхознадзор идарәсенең Татарстан Республикасы буенча җир күзәтчелеге бүлеге дәүләт инспекторы Кече Шилнә авыл җирлеге территориясендәге авыл хуҗалыгы җирләре категориясенә кергән участокта чираттан тыш тикшерү үткәрде. Аның барышында әлеге кишәрлектә агачлар үскәнлеге, туфракның эшкәртелмәве, печән чабу яки көтүлек өчен файдаланылмавы, агротехник, агрохимик һәм фитосанитар чаралар үткәрелмәве билгеле булды. Шулай итеп, милекченең...
-
Гражданнарның үзара салым программасы 2,8 миллиард сум акча җәлеп итте
Татарстанда үзара салым буенча халыктан җыелган һәр 1 сумга бюджеттан 4 сум бүленә. 2014 елдан Татарстанда халык арасында уздырылган үзара салым җыю программасы аша социаль эшләргә 2,8 миллиард сум акча җәлеп ителгән. Әлеге программа республика бюджетыннан да финанслана: халыктан җыелган һәр 1 сум акчага бюджеттан 4 сум өстәлә. 2017 елда...
-
Өчпочмаклы солдат хатлары.
Авыр сугыш елларында, ут эчендә, окопларда һәм блиндаңларда язылган солдат хатлары. Алар солдатның йөрәк түреннән чыккан хисләрен, уй-кичерешләрен ачык чагылдыралар. Хатлар инде еллар үтү белән саргайганнар, еллар тузаны кунган, кайберләренең сүзләре дә танырлык түгел. "Гиндукуш" хәрби дан музее фондларында да бик күп өчпочмаклы солдат хатлары саклана. Музейларда, архивларда, сандыкларда, китап...
-
Агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре профсоюзы район комитеты рәисе итеп Файсал Гыйлаевны тәкъдим иттеләр.
Агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре профсоюзы район комитеты рәисе итеп Файсал Гыйлаевны тәкъдим иттеләр. Моңа кадәр ул районыбыздагы Тукай исемендәге колхоз рәисе, Менделеевск районы «Гришкино» авыл хуҗалыгы кооперативы рәисе, «Горзеленхоз» оешмасы генераль директорының икътисад буенча беренче урынбасары булып эшләгән. Соңыннан «Пак-Инвест» оешмасы генераль директорының гомуми сораулар буенча урынбасары, «Наш дом» оешмасы директоры...
-
16 февраль көненә Тукай районында һава торышы
Бүген, 16 февраль көнне, Тукай районында, көн аяз булачак, явым-төшемсез. Һава температурасы көндез -9 градус салкынлык, төнлә -12 градус. Җил секундына 2 метрга кадәр. Sinoptik.com сайты фаразлаганча, иртәгә -6 градус салкын булачак.