Фәрит Мөхәммәтшин районда сөт җитештерүне арттыруны иң олы бурычларның берсе итеп куйды
«Минем бүген Тукай районына килүем бик матур вакыйга белән истә калачак - сез бар гомерен җиргә багышлаган, республиканы үстерүгә үзеннән чиксез зур өлеш керткән Йолдыз Курмашевның истәлеген мәңгеләштердегез, зур заводка аның исемен бирдегез. Ләкин шуны онытмагыз, бу сезгә тагын да зуррак җаваплылык өсти», - диде ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит...
Йолдыз Курмашев исеме «Кама» агрофирмасының орлык заводына бирелде. Бу вакыйгага багышланган тантана район Советының рәсми утырышы башланганчы узды. Фәрит Мөхәммәтшин заводны иң перспективалы предприятиеләрнең берсе буларак билгеләп үтте. Мәгълүмат өчен: завод 2012 елда сафка бастырылган иде. Алты ел эчендә 310 мең тоннага якын бөртек кабул итеп, 160 мең тоннага якын югары репродукцияле орлык бирде. Предприятиегә Курмашев исеме бирелү юкка гына түгел, легендар шәхеснең авыл хуҗалыгы өлкәсендәге эшчәнлегендә Тукай районы шактый саллы урын били. Тантанага Йолдыз Курмашевның тол калган хатыны Равилә Мөбарәк кызы да килгән иде. Ул җәмәгатенең истәлеген хөрмәтләгән өчен олы рәхмәтен белдерде, предприятиенең уңышлы эшләвен теләде.
Шушы ук вакытта Теләнче Тамак авылында район өчен тагын бер олы вакыйга үтте: анда терлекчелек продукциясен эшкәртү комплексы - мал сую пункты ачылды. Вакыйгада ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Олег Земсков катнашты. Проектның суммасы 43 млн сумны тәшкил итә. Комплекс тәүлегенә 30 баш мөгезле эре терлек яки 100 баш дуңгыз кабул итә ала.
Утырышка кадәр Фәрит Мөхәммәтшин район хакимияте каршында оештырылган авыл хуҗалыгы продукциясе күргәзмәсен дә карарга өлгерде. Сәйдәшев исемендәге предприятиенең продуктларына, фермер Минталип Миңнехановның бәрәңгесенә, Виталий Касакинның үзе үрчеткән балык-
ларына, Айрат Арслановның икмәк эшләнмәләренә һәм башка җитештерүчеләрнең товарларына үзенең уңай бәясен бирде ул.
Район Советының 28нче утырышы башкарма комитет җитәкчесе Фаил Камаевның 2017 елдагы социаль-икътисади үсеш буенча хисап доклады белән башланды. Чыгыштагы саннардан күренгәнчә, узган ел район предприятиеләреннән һәм оешмаларыннан үзләре җитештергән 29,2 млрд сумлык товар төяп җибәрелгән. Дөрес, бу 2016 елга караганда бераз кимрәк, 92 процент.
Төп җитештерүчеләр «Чаллы-Бройлер», «Тукай нәсел репродукторы», «Яр Чаллы инкубаторы», «Кама-Бекон», «Яр Чаллы элеваторы» кебек эре предприятиеләр.
Төзелешкә килгәндә, гомуми мәйданы 81 мең квадрат метрны тәшкил иткән 680 йорт куллануга тапшырылган. Район һәр ел саен 20дән артык республика программасында катнаша: социаль объектлар төзелә һәм ремонтлана, күпфатирлы йортлар төзекләндерелә, спорт мәйданчыклары, ял парклары ясала, быел беренче мәртәбә зур проект - бассейн төзү гамәлгә ашырыла.
Мәгариф тармагына килгәндә, борчыган мәсьәләләрнең берсе - районның мәктәпкәчә яшьтәге 300дән артык баласы шәһәр бакчаларына йөри. Кече Шилнәдә һәм Әҗмәкәйдә балалар бакчасы төзү мәсьәләсе бүген аеруча кискен тора.
Фаил Камаев Иске Җирекле авылында 140 урынга исәпләнгән балалар бакчасының 2018 елда төзеләсен белдерде, финанс ягыннан ярдәм иткән өчен республика җитәкчелегенә рәхмәтен җиткерде. Шулай ук башкарма комитет җитәкчесе республика ярдәме белән Иске Дөрештә ел дәвамында эшләячәк балалар лагере ачыласын да хәбәр итте.
«Гомумән алганда, күрсәткечләрегез начар түгел, ләкин хәл итәсе проблемаларыгыз да күп. Социаль-икътисади күрсәткечләр буенча авыл районнары арасында республикада дүртенче позициядә торсагыз да, ит-сөт буенча саннар, чыннан да, мактанырлык түгел, яңа токымлы терлекләр алу, көтүне яңарту кирәк. Бер сыер өчен 12 килограмм ул күрсәткеч түгел», - диде Фәрит Мөхәммәтшин авыл хуҗалыгы өлкәсенә тукталып. «Шәхси хуҗалыкларга килгәндә, авылда яшәүчеләргә әйтегез, сөт бәясе кими дип, малны бетерергә ашыкмасыннар, республика җитәкчелеге сыер башына карап үз ярдәмен тәкъдим итә. Быел акча һәрвакыттагыча ел ахырында түгел, ә февральдә үк түләнә», - диде ул залда утырган җирлек башлыкларына мөрәҗәгать итеп.
Үзара салым акчасын җыю буенча райондагы эштән канәгатьсезлеген белдерде. «Кайбер районнар 500-1000әр сум җыялар, бу программадан бик оста файдаланалар. Сездә ул 200 сум, шәһәр янында яшәүче һәм, әйтергә кирәк, ярлы яшәмәүче тукайлылар өчен, минемчә, салым 500 сумнан да ким булмаска тиеш. Милек, транспорт салымнарын җыю буенча да эшләргә кирәк, ул бит сезнең бюджетыгыз», - диде дәүләт спикеры.
«Республикада бүгенге көндә 37 дәүләт программасы эшли, Тукай районы ким дигәндә шуның 30ында катнашырга тиеш. Алай түгел икән - сез эшләмисез дигән сүз», - дип бу яктан да катгый таләпләрен җиткерде.
20 меңнән артык шәхси йортның газлаштырылмаган булуы да районны бизәмәвен ассызыклады Дәүләт Советы рәисе. Бу юнәлештә җитди эшләргә кирәк, диде.
Соңыннан Фәрит Мөхәммәтшин район предприятие һәм оешмаларында эшләүче алдынгы хезмәткәрләргә дәүләт бүләкләре тапшырды. «Чаллы-Бройлер» җәмгыяте һәм Сәйдәшев исемендәге хуҗалык тракторчылары Тәлгать Әһлиевка һәм Рафаиз Бариевка «Татарстанның атказанган механизаторы», «Ярыш» хуҗалыгының машина йөртүчесе Айрат Сираевка «ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» исемнәре бирелде. «Гигант» җәмгыятенең терлекчелек буенча бухгалтеры Зөләйлә Артемьевага, «Кама» агрофирмасы тракторист-машинисты Рафил Хәлиуллинга, Шилнәбаш авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ольга Чекушковага, Борды авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Фәйрүзә Фәсхиевага ТР Дәүләт Советы рәисенең Рәхмәт хатлары бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев