Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Өчпочмаклы солдат хатлары.

Авыр сугыш елларында, ут эчендә, окопларда һәм блиндаңларда язылган солдат хатлары. Алар солдатның йөрәк түреннән чыккан хисләрен, уй-кичерешләрен ачык чагылдыралар. Хатлар инде еллар үтү белән саргайганнар, еллар тузаны кунган, кайберләренең сүзләре дә танырлык түгел. "Гиндукуш" хәрби дан музее фондларында да бик күп өчпочмаклы солдат хатлары саклана. Музейларда, архивларда, сандыкларда, китап...

Авыр сугыш елларында, ут эчендә, окопларда һәм блиндаңларда язылган солдат хатлары. Алар солдатның йөрәк түреннән чыккан хисләрен, уй-кичерешләрен ачык чагылдыралар. Хатлар инде еллар үтү белән саргайганнар, еллар тузаны кунган, кайберләренең сүзләре дә танырлык түгел.

"Гиндукуш" хәрби дан музее фондларында да бик күп өчпочмаклы солдат хатлары саклана. Музейларда, архивларда, сандыкларда, китап араларында һәм төргәкләрдә сакланган бу хәзинәләр бик күп нәрсә турында сөйлиләр. Алар каһәр сугышка, аны башлаучы немец фашистларына ләгънәт укыйлар, алар киләчәк сугышларның булмавын телиләр. Бу хатлар тирән эчтәлекле, тирән фикерле, ялкынлы сүзле, алар кайгылы да, шатлыклы да. Кайбер хатларны укыганда күздән яшь атылып чыга, ә кайбер хатлар көч һәм дәрт өсти, рухны күтәрә, җиңүгә ашкындыра. Ничә төрле фикер, кичереш! Хатларда дулкынгандыргыч җөмләләр күп. Чөнки аларда йөзләрчә, меңнәрчә сугышларның йөрәк ялкыны бар. Бу хатлар, авыр сугыш чорын чагылдырган кыйммәтле документлар булып торалар...

Февраль. Патриотик ай. Бу айда каһарман шагыйребез Муса Җәлил дөньяга килгән. 15 февраль-Совет солдатларының Әфганстан җиреннән чыккан көне. 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне. Шуңа күрә дә февраль аенда үзебезнең патриотик тәрбия өлкәсенә юнәлдерелгән максатларыбызга тугры калып, бу өчпочмаклы солдат хатларын Иске Абдул мәктәбе укучылары -укытучылары игътибарына тәкъдим итәргә булдык. Һәм "Фронттан хатлар" исеме астында күргәзмә оештырдык. Ләкин 80 елга якын тарихы булган бу хатларны кулга тотарга һич тә ярамый. Шуңа күрә аларның фотокопияләре ясалды. Һәм алар да күргәзмәгә урнаштырылды.

Хатларның бик күбесе латин һәм гарәп телләрендә язылган. Музейда саклана торган хат ияләренең күбесе Иске Абдулдан киткән фронтовиклар. Кемнәрнеңдер якыннары, бабалары, горурлыклары. Безгэ әле эзләнергә дә эзләнергә.

Эшне дәвам итеп, җомга көн иртәсендә Иске Абдул мәктәбенең якты залына җыелдык. Бүгенге иртә солдат хатлары укуга багышланачак. Мәдәният йорты хезмәткәре Ситдикова Кәүсәрия Мөкимовна тарафыннан презинтация әзерләнде. Балаларга солдат хатлары таратылды. Бахтеев Алмаз һәм Хузин Айзат авылдашларыбыз хатларын укып солдат образын тудырдылар. Шулай ук бу чарада Әфган һәм Чечня җиреннән килгән хатларны укымасак ялгышлык булыр иде. Аларда шулай ук әниләрне, туган җирне юксыну, ярату,хөрмәт кебек матур хисләр ярылып ята. Укучыларны шундый хатларның икесе белән Газетдинова Ландыш, Сагидуллина Айгизә таныштырды. Фарваева Зилә һәм Маннапова Алинә үзләренең матур җырларын бүләк иттеләр.

Чараны эчтәлекле, үзәкләргә үтәрлек итеп Гарипова Резеда алып барды. Төрле елларда язылган хатлар укыды. Хатларның кайсын гына кулга алып укый башласаң да күзләргә ирексездән яшь килә. Бүгенге көнебез өчен үзләренең гомерләрен аямыйча башларын салган совет солдатларының батырлыгы безнең йөрәкләрдә сакланыр. Без, музей хезмәткәрләре балалар белән еш кына шушы солдат хатлары белән әңгәмәләр уздырабыз һәм зур тәрбия эше алып барабыз, тыныч тормышның кадерен белергә өйрәтәбез, яшьләрне актив булырга, туган ил өчен бөтен көчне, хәтта гомерне дэ кызганмаска кирәклеген каһарманнар мисалында раслыйбыз.

Шушы авыр елларда да чын солдат булып намусын югалтмыйча , батырларча илебезне саклаган, безнең киләчәгебез өчен үзләренең гомерләрен аямыйча һәлак булган ир - егетләребезнең һәм кызларыбызның батырлыгын халыкка җиткерү һәм бу еллар беркайчанда кабатланмасын дигән теләктә калабыз, дип яза музей директоры Т.Н. Мингазова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев