Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Комсомолец җирлеген Новотроицкоега кушарга тәкъдим иттеләр

Комсомолец поселогында үткән хисап-сайлау җыелышына халык чагыштырмача аз килгән иде. Район башкарма комитеты җитәкчесе Фаил Камаев та комсомолецлыларны актив түгел икәнсез дип билгеләп үтте. «Бу яисә сез поселок тормышы белән кызыксынмыйсыз, яки, моңа кадәр җыенга килеп тә, сез күтәргән проблемалар хәл ителмәгән дигән сүз», - диде ул.

Җирлек башлыгы Ольга Сурованың чыгышыннан күренгәнчә, поселокта бүген 998 кеше яши, күрсәткеч узган елдан 36га күбрәк. 328 йорт хуҗалыгы исәпләнә, монысы былтырга караганда 5кә артыграк. 998 кешенең 631е хезмәт яшендә. Моннан чыгып, Комсомолецны яшьләр поселогы дип әйтергә була. Ә иң өлкән кешегә 86 яшь. Мәктәптә бүген 107 бала укый. Беренчеләр саны бу уку елында 12 булса, киләсе елга ул шактый артыр - 26га җитәр дип көтелә.

Поселоктагы хәл итәсе мәсьәләләргә тукталып, почта эшчәнлегенең проблемалы булуын билгеләп үтте җирлек башлыгы. «7 мең сум хезмәт хакына берәү дә эшкә килергә теләми. Шуның аркасында газета-журналлар, корреспонденция вакытында килми, торак-коммуналь түләүләр соңга кала», - диде ул. Үзара салым акчасын җыю поселокта бик авырлык белән баруын ассызыклады Ольга Сурова, халыкны активрак булырга чакырды.

Фаил Камаев балалар бакчасы бинасының капиталь ремонт соравын әйтте, хәл итәсе сораулар рәтенә кертте. «Мәдәният йорты яңа, мәктәбегез яхшы», - диде социаль объектларның торышын санап.

Залда утыручылар су белән тәэмин итү, калдык суларны чыгару өчен түләүнең кыйммәт булуын әйттеләр, ләкин түләү кимиячәк дигән җавапны ала алмадылар. Су бәясенең кыйммәт булуы турында сорау һәр җыенда күтәрелә. Хезмәт күрсәтүче оешма җитәкчесе бәянең тарифлар буенча комитетта раслануын һәм шулай калачагын хәбәр итә. Су чыгаруга килгәндә, быел поселокта канализация һәм чистарту корылмалары яңадан эшләнәчәк, проекты әзерләнгән инде.

Җәйге чорда маршрут автобусларына кереп булмый, дачага йөрүчеләр тула, салонда кысылып йөрергә туры килә, дигән сорау да булды. Маршрут хуҗасы Равил Төхбәтуллин җәйгә рейсларны арттырырга вәгъдә бирде.

Җирлек территориясендә урнашкан «Феникс» предприятиесеннән начар ис чыгуы хакында да әйттеләр. Җыенда Комсомолец җирлеген Новотроицкоега кушу тәкъдиме дә яңгырады. Ләкин моңа күпләр каршы чыкты, киресенчә, безгә күпкә уңайсызрак булачак, диделәр залда утыручылар.

Соңыннан җирлек активистларына, мәктәпнең алдынгы укучыларына бүләкләр, Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев