15 август 2020 яңалыклары
-
Тавык бавыры гына, димә
Бик күпләр тавык бавырының бер файдасы да юк дигән фикердә. Һәм алар ялгыша.
-
Ни арада картлык килде?!
Боерган авыл җирлегендә матур тормыш юлы узып, бүген 90 яшен тутыручы өлкәннәребез байтак. Июль аенда Колыш авылыннан Фаянур Ханнанова, Таулар авылыннан Мәгърифә Таҗетдинова, Боерганнан Тәгъзимә Әхмәтоваларны олуг юбилейлары белән котладык. Аларга Россия Президентының котлау открыткасы тапшырылды, истәлеккә бүләкләр бирелде.
-
Биклән тарихы – олпат хезмәтем
Биклән авылында яшәүче Рәзинә Сәетгәрәева бик тынгысыз затлардан. Шагыйрә дә, чәчмә әсәрләре дә шактый аның. Газетабызның да актив хәбәрчесе. Бүген ул ТР Журналистлар берлегендә тора, ТР Язучылар берлегенең шәрәфле әгъзасы. Шушы көннәрдә Рәзинә Габделбәр кызының зур тырышлык таләп иткән тагын бер күләмле хезмәте дөнья күрде – «Биклән авыл тарихы» китабы басылып чыкты. Каты тышлык белән эшләнгән 450 битлек әлеге китап Уфа һәм Мәскәү архивларыннан алынган тарихи документларга, авыл өлкәннәре язып калдырган язмаларга, басма матбугатта чыккан материалларга нигезләнеп төзелгән. Китапта сугыш чорындагы авыр тормыш, сугыш һәм тыл ветераннары язмышы, авылның билгеле кешеләре белән танышырга була. Китап сигез бүлектән тора. Мәгариф һәм мәдәнияткә аерым урын бирелгән. «Бүгенге Биклән» дигән бүлек тә бар. Анда авыл сулышы, аны яшәтүче кешеләр турында язылган. Китап авторның җырлары, шигырьләре белән тулыландырылган.
-
Авылда – курчак театры
Теләнче-Тамак авыл китапханәсе һәм авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре Алексей Толстойның «Золотой ключик или приключения Буратино» әкиятен сәхнәләштерде. 11 августта авыл мәдәният йорты янында, саф һавада, курчак театры тамашасын балалар белән беррәзттән өлкәннәр дә яратып карады..
-
Чикләүләр гамәлдән чыгарга мөмкин
Татарстан буенча Росия кулланучыларына күзәтчелек идарәсе федераль ведомствога республикада чикләүләрне гамәлдән чыгаруның өченче этабына күчәргә тәкъдим итте. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Идарә башлыгы урынбасары Любовь Авдонина шулай дип белдерде.