Биклән тарихы – олпат хезмәтем
Биклән авылында яшәүче Рәзинә Сәетгәрәева бик тынгысыз затлардан. Шагыйрә дә, чәчмә әсәрләре дә шактый аның. Газетабызның да актив хәбәрчесе. Бүген ул ТР Журналистлар берлегендә тора, ТР Язучылар берлегенең шәрәфле әгъзасы. Шушы көннәрдә Рәзинә Габделбәр кызының зур тырышлык таләп иткән тагын бер күләмле хезмәте дөнья күрде – «Биклән авыл тарихы» китабы басылып чыкты. Каты тышлык белән эшләнгән 450 битлек әлеге китап Уфа һәм Мәскәү архивларыннан алынган тарихи документларга, авыл өлкәннәре язып калдырган язмаларга, басма матбугатта чыккан материалларга нигезләнеп төзелгән. Китапта сугыш чорындагы авыр тормыш, сугыш һәм тыл ветераннары язмышы, авылның билгеле кешеләре белән танышырга була. Китап сигез бүлектән тора. Мәгариф һәм мәдәнияткә аерым урын бирелгән. «Бүгенге Биклән» дигән бүлек тә бар. Анда авыл сулышы, аны яшәтүче кешеләр турында язылган. Китап авторның җырлары, шигырьләре белән тулыландырылган.
«Ниһаять, китабым чыкты! Ул миңа бик кадерле, аның һәр битенә минем күңел җылым сеңгән. Туган авылым – Бикләнем миңа бик якын. Чирәмендә тәгәрәп үстем, шул туфрак мине туйдырды, үстерде, кеше итте. Мин бик тә рәхмәтле газиз туган җиремә. Авылымның һәр тирәге таныш, су буйларында үскән кычытканлыклары, ак керфекле ромашкалары күңелем түрендә урын алган.
Биклән гомер-гомергә данлыклы авыл булган. Сугыш вакытында авылдашларым колхозны миллионер дәрәҗәсенә кадәр күтәргәннәр. Хуҗи Мәрдиевны хәзер дә зур ихтирам, хөрмәт белән искә алалар. Менә шундый данлыклы кешеләр яшәгән төбәк тарихын ничек язмыйсың ди? Курыксам да, тәвәккәлләп алындым бу эшкә. Күпъеллык хезмәтем җимеше – кулымдагы «Биклән авылы тарихы» китабым. Тора-бара ул авылдашларым өчен бүгенгедән дә кадерле мираска, тиңсез хәзинәгә әверелер. Китапта кемнәр генә юк! Китапка кертәсе кешеләр онытылмыймы? Ялгышлар китмиме? Тагын кем турында язарга, нинди вакыйгалар белән баетырга?
Иң авыры матди чыгымнарны күтәрү булды. Башымны иеп, китапны битләргә салу чыгымын күтәрешергә авылдашларыма дәштем. Тыңладылар, рәхмәт аларга! Аларның һәрберсенең исеме китапның беренче битендә урын алды. Ничәмә-ничә еллар архивтан табылган кыйммәтле документларны ала алмыйча интектем. Ярдәмгә улым – Сәетгәрәев Эльмир килде. Нәтиҗәдә китап тарихчылар язган аңлатмалы архив документлары белән баетылды. Минемчә, тарих китабында нәкъ менә саннар, фактлар, нигезләмәләр төп чыганак булып тора. Бу китабым да бик күпләр өчен файдалы булыр. Укучыларга һәм укытучыларга уку-укыту ярдәмлеге сыйфатында да хезмәт итәр. Бу шул чорда яшәгән өлкәннәр өчен дә куанычлы хәл, алар үзләренең тарихта калулары белән бәхетле!
«Якты юл» газетасы коллективына мин бик рәхмәтле. Анда эшлгәндә язу осталыгына да, кешеләр белән аралашырга да өйрәндем. Ул чорны бәхетле хезмәт елларым дип саныйм. Ул вакыттагы җитәкчем – газетаның эллеккеге баш редакторы Инзилә Әхмәтгәрәевага рәхмәтләрем чиксез. Ул сугыш ветераны Шәех Абдуллинның авыл турындагы истәлекләрен махсус рубрика астында бастырды. Ә остазым Заһидә Нәбиуллина аны редакцияләде. Шулай итеп, китапта «Авылдашларым – газета-журнал битләрендә» дигән бүлек барлыкка килде. Анда хезмәт сөючән, тырыш, уңган бикләнлеләр турындагы язмалар урын алды.
Бүгенге «Якты юл»-лылар да якын итә үземне. Мин һаман да алар арасында, иҗат казанында кайныйм. Менә бу шатлыгымны да уртак итте алар. Баш редакторыбыз Резидә Юсупова: «Бик зур, кирәкле эш эшләгәнсең, Рәзинә апа!» – дип канатландырды. Бүген дә авылдашларым турындагы язмаларымны газетага җибәреп торам. Әле белмәссең, хезмәт сөючән авылдашларым турында яза торгач тагын бер китаплык материал җыелыр.»
Рәзинә СӘЕТГӘРӘЕВА.
/ Фото Рәзинә Сәетгәрәевадан алынды.
Китап турында фикерләр
«Биклән – районда гына түгел, республикада билгеле авылларның берсе. Революциягә кадәр бу авыл үзенең күренекле шәхесләре, бай сәүдәгәрләре һәм меценатлары белән бөтен Рәсәйгә билгеле булган. Авыл халкы игенчелек һәм терлекчелек белән генә түгел, сәүдәчелек һәм һөнәрчелек белән дә шөгыльләнгән. Биклән авылы турында мәгълүматлар җыю, туплау һәм аны китап итеп чыгару үзе бер зур эш! Кыюлык һәм батырлык билгесе дип уйлыйм. Авылларыбызның үткән тарихы, танылган шәхесләре, тырыш кешеләре, аларның тормыш-яшәешләре, гореф-гадәтләре, йолалары һәм бәйрәмнәре турында киләчәк буынга истәлекләр язып калдыру – иң саваплы гамәлләрнең берсе.
Мин ут күршегез булган Бәтке урта мәктәбендә 20 елдан артык немец һәм инглиз телләрен укыттым. Эш дәверемдә Биклән авылының тырыш һәм эшчән кешеләре белән аралаштым һәм аларның тырышлыкларына соклана идем.
Рәзинә ханыма чиксез рәхмәтләремне белдереп, Бәтке урта мәктәбенең чит телләр укытучысы Фәнис Вәлиев.»
«Ямь өстенә ямь булып, үзеңнең туган көнеңдә күп еллык тырыш хезмәтең, йокысыз төннәрең җимеше – «Биклән авылы тарихы» китабы дөнья күрде. Без сиңа олы хәзинәгә тиң булган авылыбыз тарихы китабың өчен барлык авылдашлар исеменнән рәхмәт әйтәбез, синең белэн чиксез горурланабыз!!!
Авылыбызнын чын патриоты, җәмәгать эшлеклесе, чын активисты син, Рәзинә апа! Алга таба да иҗади үрләр яуларга насыйп булсын үзеңә.
Хөрмәт белән Рузилә Костина.»
«Ике ел элек «Безнең авыл-2» конкурсында беренче урынны алуга ирешеп, Рәзинә ханым Бикләнебезне республика күләмендә таныткан булса, узган атнада ул авылыбыз тарихын дөньяга чыгарып Биклән исемен мәңгеләштерде дисәм, ялгыш булмастыр. «Биклән авылы тарихы» – Рәзинәнең зур хезмәте, күпьеллык эзләнүләре, тырышлыгы, таланты нәтиҗәсе. Ул hичшиксез мактауга лаек. Китап авыл тарихын төрле яктан тасвирлап кына калмый, күп нәрсәләрне яңача итеп курсәтә. Автор авылның элек-электән якын тирәдә бик зыялы, халкының hөнәрле, укымышлы булганлыгына басым ясалган. Китапны укыгач, бүгенге һәм киләчәк буында авылның тарихы, үткәннәре, лаеклы шәхесләре белән горурлану хисе уяныр, күп вакыйгаларга башкача карау мөмкинлеге бирер.
Китапта авылның бүгенге тормышы, эшчәнлеге дә күпкырлы итеп сурәтләнгән. Монда озак еллар дәвамында якын тирәдә бердәнбер булган данлыклы Биклән урта мәктәбенә зур урын бирелгән. Район мәгариф системасының йөзек кашы булган мәктәп, аның укытучылары моңа бик тә лаеклы. Мәктәбебез барыбызга да зур тормыш юлына эз салды. Китапта тарихи фотосурәтләргә дә күп урын бирелгән. Инде арабызда булмаган бик күп шәхесләрнең нурлы йөзләрен күрсәтү аларга мәдхия булып яңгырасын, алар турындагы язмалар рухларына дога булып ирешсен иде.
Альмира Фәйзуллина, филология фәннәре докторы, профессор»
Авыл халкы тырыш, авылның киләчәге бар. Бүген Бикләндә 1606 кеше яши. Авыл көннән-көн үсә, төзекләндерелә. Яшь гаиләләр барлыкка килә. Шунысы сөенечле, яшьләребез актив, авыллары өчен янып яшиләр. Әле күптән түгел генә авылыбыз егетләре тагын бер чишмәне төзекләндерергә алынды. Нәтиҗәдә, юлсыз тыкрыкка юл ачылды, чишмәгә кыршау куелды, инде юлы томаланып барган чишмәдән челтерәп су агып тора. Авыл чишмәләре челтерәп агып торганда, яшьләребез бердәм булып, авылны төзекләндерүдә җиң сызганып тотынганда киләчәгебез якты, өметле булыр, Иншәә Аллаh!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев