Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Ни арада картлык килде?!

Боерган авыл җирлегендә матур тормыш юлы узып, бүген 90 яшен тутыручы өлкәннәребез байтак. Июль аенда Колыш авылыннан Фаянур Ханнанова, Таулар авылыннан Мәгърифә Таҗетдинова, Боерганнан Тәгъзимә Әхмәтоваларны олуг юбилейлары белән котладык. Аларга Россия Президентының котлау открыткасы тапшырылды, истәлеккә бүләкләр бирелде. 

Нурлы йөзле Фаянур апа 

Фаянур апа Ханнанова Колыш авылында дөньяга килгән. «Әтиебез сугышка китте дә юк булды, – дип искә алды ул ятим балачагын. – Сугыш авылның барлык ир-атларын үзенә йотты, авылда безнең кебек бала-чага, яшүсмерләр, хатын-кызлар, сугышка яраксыз картлар гына калды. Без, 12-13 яшьлек балалар, колхоз эшенә җигелдек, яланаяк урак урдык. Уракны тотарга өйрәнгәнче әллә ничә тапкыр бармакларны кистем, әмма өйрәндем. 80 кызны, үгезләр җигеп, Минзәлә ягына юл төзү эшенә җибәрделәр. Курьяга баржадан ипи бушатырга да йөрек. Шунда эшләп алган акчадан әнкәй налоглар түләде. Авырлыкларны ил белән күтәрдек, түздек», – дип сөйли Фаянур апа. 
Сугыштан соң Колыш егете Хисаметдин белән гаилә коралар, бик бәхетле яшиләр. Хисаметдин абый инде мәрхүм. «Күп яшәдем, ни арада картлык килгән диген?! Менә бит, 90 яшемне дә каршылыйм», – ди ул елмаеп. Бүгенге көндә ул балалары, оныклары белән тормышның матурлыгына сөенеп яши. Аналарда гына була торган ягымлылык, җылылык бөркелеп тора безнең Ак әбидән! 

Фаянур Ханнанова. / Фото Флүзә Сәлимовадан алынды. 

 

Һәркемгә ихтирамлы Мәгърифә апа

Мәгърифә Таҗетдинова Таулар авылында туган, шунда гомер кичергән. Ул да яшьли әтисез калган. Сугыш башлануга әтисе урынына калган абыйсын да сугышка алганнар. Әнисе белән генә калган яшүсмер кыз колхоз эшенә йөргән: урак урган, көлтә бәйләгән, салам эскертләгән. Соңрак Таулар авылыннан 17 кызны Красноярск якларына торф чыгарырга җибәргәннәр, аннары урманда агач кискән.
Авырлыклар әле моның белән генә бетмәгән. Сугыштан кайткан абыйсы өйләнә, төп йорттагы каенсеңел артык кашыкка әйләнә. Озак та тормый, Күзкәй егетенә кияүгә чыга. Ләкин бергә озак яши алмыйлар. Кызганычка, баласын кайнанасына калдырып, Тауларга кире кайтырга туры килә. Бераздан соң Мөбәрәкҗан исемле егет белән гаилә коралар, тагын өч балага гомер бирәләр.
Бүген Мәгърифә апа улы Таһир белән бергә яши. Тормышлары җитеш, өеннән беркайчан да кунак өзелми. Мәгърифә апа ягымлы йөзле, һәркемгә ихтирамлы. Юбилей көннәрендә дә йорты тулы якыннары булды аның. 

Мәгърифә Таҗетдинова. / Фото Флүзә Сәлимовадан алынды. 

 

Зирәк акыллы Тәгъзимә апа

Тәгъзимә апа Әхмәтова – Чебенле авылы кызы. Шулай ук балачагы, яшьлеге сугыш чорына туры килгәнлектән, тормышның ачысын да, төчесен дә татырга туры килгән аңа. Өйдә бала-чагасы елап утырмый дип, авыр эшне, еракларга чыгып китүне дә Тәгъзимә апа кебек яшь кызларга кушканнар. Урман кисәргә дә аны иң беренчеләрдән булып җибәргәннәр. Ул суык баракларны онытырлыкмы соң? Кыш көне чабата белән кар ерып, кул пычкысы белән утын кисүләрне! Бөтен көчләрен илгә-җиргә хезмәт итүгә биргән, бирешмәгән, саф күңелле булып кала белгән сугыш чоры балалары бит алар! Тәгъзимә апа сугыштан соң гомере буе колхозда төрле эшләрдә эшләгән. Ире – сугыш ветераны Кәрам абый белән бик матур гомер кичерделәр.
Зирәк акыллы, тыйнак, тәмле сүзле Тәгъзимә апа – авылыбызның хөрмәтле кешесе. Балалары, оныкларының кадерле әниләре, әбиләре. Биш вакыт намазын калдырмыйча, илгә-көнгә бәрәкәт, тынычлык теләп, улы Әнвәр, килене Сәрия янәшәсендә кадер-хөрмәттә гомер кичерә Тәгъзимә апа.

Тәгъзимә Әхмәтова. / Фото Флүзә Сәлимовадан алынды. 

Флүзә СӘЛИМОВА, Боерган авыл китапханәсе мөдире. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев