Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чикләүләр гамәлдән чыгарга мөмкин

Татарстан буенча Росия кулланучыларына күзәтчелек идарәсе федераль ведомствога республикада чикләүләрне гамәлдән чыгаруның өченче этабына күчәргә тәкъдим итте. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Идарә башлыгы урынбасары Любовь Авдонина шулай дип белдерде.

«Без Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенә чикләүләрне гамәлдән чыгаруның өченче этабына күчүне килештерү турында гариза юлладык. Чөнки бүген вазгыять тотрыклы, бездә атналык уртача үсеш 0,5 процент күләмендә саклана», – дип хәбәр итте спикер.
Шулай да Татарстанда күп кеше катнашында массакүләм чаралар үткәрү һаман да тыелачак, өлкәннәр өчен үзизоляция һәм битлек режимы сакланачак, дип ачыклык кертте Роспотребнадзор вәкиле. Любовь Авдонина билгеләп үткәнчә, федераль ведомство карарыннан соң тәкъдимне ТР Министрлар Кабинетына юллаячаклар һәм ул соңгы сүзне әйтәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев