Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Авылда – курчак театры

Теләнче-Тамак авыл китапханәсе һәм авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре Алексей Толстойның «Золотой ключик или приключения Буратино» әкиятен сәхнәләштерде. 11 августта авыл мәдәният йорты янында, саф һавада, курчак театры тамашасын балалар белән беррәзттән өлкәннәр дә яратып карады..

Игътибар! Игътибар!
Ашыгыгыз! Ашыгыгыз!
Бер генә тамаша,
Курчак театрында –
Карабас Барабас! 

Менә шулай башланып китте спектакль. Курчак театры, цифрлы технологияләр киң колач алуга карамастан, балаларны сөендерә торган искиткеч сәнгать төре. Китапханә – китап һәм бала арасында күпер булса, курчак театры сәнгате балалар белән эшләүдә һәм аралашуда мәдәният хезмәткәрләренә яхшы ярдәмче.
Без – китапханәчеләр, клуб хезмәткәрләре белән берлектә, чып-чын курчак спектакле оештырдык. Спектакльләр әзерләгәндә иҗади актив шәхес формалаша, алар тормышта, сәнгатьтә матурлыкны кабул итә, бәяли, раслый, «матурлык кануннары» буенча яши. Китап + уенчык + уен! Менә шул ул иҗади шәхес тәрбияләүнең формуласы. Шушы формуланы тормышта кулланып балага эстетик, әхлакый тәрбия бирәбез.
Һәм менә – премьера! Ачык һадагы тамаша «залы» шыгрым тулы. Аншлаг! Хәзер яшь тамашачыларга һәм дә аларның әти-әниләренә, әби-бабайларына үз сәнгатеңне күрсәтергә дә була. Безнең әкияти тамаша барысына да бик ошады, тамашачылар көчле алкышлар белән актерларга рәхмәт әйттеләр. 
Безнең тамаша өчен курчакларны кул эшләре остасы, «Күңелле ыргаклар» клубы җитәкчесе Ландыш Илгиз кызы Җәмилова әзерләде. Без аңа бик рәхмәтле. Шундый оста куллар һәм һәвәскәр артистлар булганда авылыбызда мәдәни тормыш гөрләп торыр. 

Гөлназ Кәлимуллина, баш китапханәче. 
Теләнче-Тамак авылы.

 / Фото Гөлназ Кәлимуллинадан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев