15 июнь 2022 яңалыклары
-
VPN-сервислар хәвефле
Илебездә кайсыбер көнбатыш социаль челтәрләренең томалануы VPN-сервисларга игътибарны арттырды. Аларны куллану күзгә күренеп артты. Әмма интернет-кулланучыларның күбесе моның хәвефсез икәнен белә микән?
-
Ислам турында уйдырмалар
1-нче уйдырма. “Ислам мирас мәсьәләләрендә хатын-кызларның хокукларын чикли” Ислам хатын-кызларның хокукларын кыса, ирекләрен чикли, дип динебезне гаепләргә тырышучылар байтак. Мисал буларак алар мал-мөлкәтне бүлү һәм мирас мәсьәләләрен китерергә ашыга, чөнки исламда хатын-кызларга ир-атларның мирас өлешеннән яртысы бирелә. Әмма үзләрен “яклаучылар” дип атаучы адәмнәр хокук ул мөмкинлекләр кенә түгел, ә башкалар алдында билгеле бер бурычлар икәнлеген дә онытып җибәрә. Җенесләр тигезлеге өчен көрәш байрагы астында еш кына, кызганычка каршы, ир һәм хатын төшенчәләренең асыл мәгънәсен бозып күрсәтәләр, алар арасындагы аермалыкларны күрмәмешкә салышалар, хәтта ки аларга күтәрә алмастай хокуклар һәм бурычлар йөклиләр. Һәм иң мөһиме - шушы ялган яклаучылар Аллаһы Тәгаләнең һәр әмере олуг бер хикмәткә ия булуын аңламыйлар. Әйдәгез, бу мәсьәләгә ачыклык кертик.
-
Тиздән Корбан бәйрәме җитә
Татарстан мөфтиятенең Казыйлар һәм Голамәләр шуралары тарафыннан 2022 елда Корбан бәйрәмен һәм гает намазын үткәрү тәртипләре расланды.
-
Мусабай-Завод авылында яңа ФАП төзелә
Тукай муниципаль районының Мусабай-Завод авылында «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча модульле ФАП төзелә. Төзелеш эшләре яз көне башланды, хәзерге вакытта модульле ФАПта эчке эшләр бара, электрүткәргечләр, эчке коммуникацияләр монтажлана, тиздән бина янынын төзекләндерү эшләрен дә башларга торалар.
-
ЮХИДИ хезмәткәрләре рейдка чыкты
Әҗмәкәй авылында ЮХИДИ хезмәткәрләре «Тоннель» рейдын үткәрделәр. Чараның максаты балаларны махсус утыргыч җайланмаларда алып бармаучы машина йөртүчеләрне ачыклау. Профилактик рейд вакытында бер автомобиль хуҗасы баласын махсус җайланмада алып бармаган өчен админстратив җаваплылыкка тартылды.
-
"Россиягә мәхәббәт белән"
Шилнәбаш авыл җирлегендә Россия көненә багышланган "Россиягә мәхәббәт белән" дип исемләнгән бәйрәм чарасы узды. Балалар асфальтта Россия әләмен ясадылар, барысы бергә Россия гимнын тыңладылар, яшүсмерләр флешмобта катнаштылар, танып-белү викторинасы белән тәмамланды.
-
Рус теле буенча халыкара олимпиадасында җиңделәр
Казан шәһәренең Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында 8 һәм 10 нчы сыйныф укучылары арасында рус теле буенча Халыкара олимпиаданың турыдан-туры этабы узды. Чакырылучылар исемлегендә Боерган төп мәктәбеннән Әхмәтҗанова Миләүшә (8 сыйныф), Борды урта мәктәбеннән Әхмәтҗанов Илшат һәм Чернов Валентин, Теләнче-Тамак урта мәктәбеннән Төхбәтуллина Лилия (10 сыйныф) бар иде. Татарстан Республикасында рус теле һәм Александр Пушкинның туган көнендә рус теле буенча халыкара олимпиадага йомгак ясау күркәм гадәткә әверелде.
-
Дини татулыкка ни җитә?
Районыбызның Җәйләү авылында православие динен тотучылар изге Троица бәйрәмен билгеләп үттеләр. Крәшен кардәшләребез бу бәйрәмне ел саен зурлап үткәрәләр. Троицага күрше Борды, Мәләкәс авылларыннан һәм башка җирлекләрдән дә кунаклар килделәр.