Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

VPN-сервислар хәвефле

Илебездә кайсыбер көнбатыш социаль челтәрләренең томалануы VPN-сервисларга игътибарны арттырды. Аларны куллану күзгә күренеп артты. Әмма интернет-кулланучыларның күбесе моның хәвефсез икәнен белә микән?

CyberART ГК Innostage  кибер-янауларны булдырмау үзәге җитәкчесе антон Кузьмин VPN-сервислар шактый уңайсызлыклар тудыра ала дип саный.  Алар интернетны куллану трафигы күләмен арттыра, интернет тизлеге дә кимергә мөмкин. Аннары, VPN-нар телефонда яисә компьютердагы мәгълүматка да куркыныч белән янарга мөмкин. Белгеч сүзләре буенча, VPN-сервисларны даими кабызып торырга кирәкми. Бу программаны аерым кушымталар эшли алсын өчен генә кулланырга була. Калган вакытта VPN-ны сүндереп тору зарур. Аеруча бу банк кушымталары, шәхси почта, дәүләт һәм муниципаль берәмлекләр ресурслары белән эшләгәндә мөһим, дип ассызыклый Кузьмин. Әгәр дә кулланучы онлайн-банк кушымтасына кабызылган VPN аша керде икән, мөһим мәгълүматлар таралып өлгергәнче тизрәк чаралар күрергә кирәк. Моның өчен, эксперт киңәш итүенчә, исәп мәгълүматларын яңартырга, банк күчермәләренә чикләү куярга, онлайн-түләүләрне тыярга кирәк. VPN кулланучылары аны интернет-провайдер кебек кабул итә, ышана. Чынында исә провайдерларга  җитди таләпләр куела. Ә VPN-сервисларның серверлары  төрле илләрдә урнашырга һәм хакерлар кулларында булырга мөмкин.  Белгеч сүзләре буенча,  популяр VPN-сервисларның яртысының күбесе Кытайда урнашкан. Югыйсә алар Кытайда тыелган булса да. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев