Мусабай-Завод авылында яңа ФАП төзелә
Тукай муниципаль районының Мусабай-Завод авылында «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча модульле ФАП төзелә. Төзелеш эшләре яз көне башланды, хәзерге вакытта модульле ФАПта эчке эшләр бара, электрүткәргечләр, эчке коммуникацияләр монтажлана, тиздән бина янынын төзекләндерү эшләрен дә башларга торалар.
Мусабай-Завод авыл җирлегендә 711 кеше яши. Хәзерге вакытта фельшерлар халыкны 1978 елда төзелгән бинада кабул итә. ФАПта ике фельдшер хезмәт күрсәтәчәк.
/Фото Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрлыгыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев