Дини татулыкка ни җитә?
Районыбызның Җәйләү авылында православие динен тотучылар изге Троица бәйрәмен билгеләп үттеләр. Крәшен кардәшләребез бу бәйрәмне ел саен зурлап үткәрәләр. Троицага күрше Борды, Мәләкәс авылларыннан һәм башка җирлекләрдән дә кунаклар килделәр.
Ә районыбыз мөселманнары Хаҗ сәфәренә барырга әзерләнәләр. Быел Согуд Гарәбстаны Россия мөселманнарын кабул итәргә ризалык бирде. 9 июль -Корбан гаете, бу бәйрәмгә дә район мөхтәсибәтендә әзерлек эшләре бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев