Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рус теле буенча халыкара олимпиадасында җиңделәр

Казан шәһәренең Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында 8 һәм 10 нчы сыйныф укучылары арасында рус теле буенча Халыкара олимпиаданың турыдан-туры этабы узды. Чакырылучылар исемлегендә Боерган төп мәктәбеннән Әхмәтҗанова Миләүшә (8 сыйныф), Борды урта мәктәбеннән Әхмәтҗанов Илшат һәм Чернов Валентин, Теләнче-Тамак урта мәктәбеннән Төхбәтуллина Лилия (10 сыйныф) бар иде. Татарстан Республикасында рус теле һәм Александр Пушкинның туган көнендә рус теле буенча халыкара олимпиадага йомгак ясау күркәм гадәткә әверелде.

Бу олимпиада республикада 2014 елдан бирле үткәрелә. 10 нчы сыйныф укучылары арасында җиңүне Тукай районының Борды мәктәбеннән Чернов Валентин яулады ,ә Илшат Әхмәтҗанов призер булды . Бүләкләү тантанасында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин катнашты һәм рус теле белән кызыксыну елдан-ел арта баруы турында билгеләп узды ,быел Россиянең 14 регионыннан һәм Казахстаннан олимпиадада 200 дән артык мәктәп укучысы катнашты.


/Фото ТР Мәгариф министрлыгыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев