14 декабрь 2016 яңалыклары
-
Хатын-кыз йөртүче больницага эләкте
10 декабрь көнне көндезге сәгать 2 тулгач Яр Чаллы - Сарман трассасының бишенче километрында «ВАЗ-2108» һәм «Богдан-211010» автомобильләре бәрелеште. Беренче машинаның 48 яшьлек йөртүчесе көннең буранлы, юлның бозлавык булуын исәпкә алмый һәм идарәне югалтып каршы юнәлештәге полосага чыга. нәтиҗәдә икенче автомобильнең йөртүчесе - 42 яшьлек хатын-кыз күптөрле тән җәрәхәтләре ала,...
-
Район Советының унберенче утырышы үтте
12 декабрьдә Тукай муниципаль район Советының унберенче утырышы үтте. Анда «Татспиртпром» акционерлык җәмгыяте вәкиле Рамил Фәттахов, хокук саклау һәм күзәтчелек органнары җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы берләшмәләре, оешмалар, предприятиеләр, яшьләр парламенты вәкилләре һәм массакүләм-мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Шулай ук утырышта Тукай районының иҗтимагый Советы рәисе, кеше хокуклары буенча район вәкаләтле вәкиле, Тукай...
-
Геройларны онытмыйбыз
Ватан өчен яшәлгән гомер 9 декабрь, Ватан геройлары көне уңаеннан, Кнәз авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре, сугыш хәрәкәтләре ветераннары советы рәисе, «Волонтер» берләшмәсе әгъзалары Бөек Ватан сугышы ветераны Василий Тепловның өенә барып, хәл-әхвәлен сораштылар. Мәдәният йорты хезмәткәрләре «Волонтер» берләшмәсе әгъзаларына әлеге геройның кыюлыгы, батырлыгы турында сөйләде. Шулай ук ветеранга истәлекле бүләк...
-
«Питрау» юбилее мәләкәслеләрне тагын да берләштерде
«Әбиләрдән алып бәбиләргә кадәр сәхнәдә булган авыллар республикабызда юк дәрәҗәсендә. Ә сез бердәмлегегез, гореф-гадәтләрне яшь буынга лаеклы тапшыра белүегез белән Мәләкәсне, Тукай районын республикада гына түгел, чит регионнарда да таныттыгыз», - дип белдерде Мәләкәскә «Питрау» халык фольклор коллективының 30 еллык юбилеена Казаннан республика керәшеннәр оешмасыннан килгән Людмила Белоусова.
-
Екатеринбургтан Елизавета Романова: “Кыш бабай бүләкне бушлай бирерме икән?”
«Кыш бабайга хат» бәйгесендә катнашу өчен чираттагы хат безгә ерак Екатеринбург шәһәреннән үк килде. Шөкер, интернет аша гына тиз арада хатны җиткерү мөмкинлекләре күп хәзер. Шул ук дөньякүләм челтәр аша безнең бәйге хакында да укып белергә була. Елизавета Романова - үзе Башкортстанның Караидел районы Багазы авылыннан. 30 елдан артык Екатеринбург...
-
Шимбәдән шәһәрдә каз ярминкәләре башлана
Чаллы шәһәренең 3 мәйданчыгында - Сарман трактында, «Южный» агросәнәгать паркында, Галиәсгар Камал исемендәге бульварда (Тынычлык һәм Мәскәү проспектлары арасында) һәр шимбәдә ярминкәләр оештырыла. Үткән шимбә ярминкәләрендә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының инженер-техник сәясәт буенча урынбасары Тәлгать Таһирҗанов та булып китте. Ул ярминкәләрдә сатыла торган авыл хуҗалыгы продукциясенең сыйфаты, бәясе...
-
Прокурор медицина хезмәткәрләре белән очрашты
Коррупциягә каршы көрәш көне кысаларында район прокуроры Айрат Галимәрдәнов узган атнада үзәк больницада медицина хезмәткәрләре белән очрашты. Чарага 80нән артык кеше җыелган иде. Прокурор районда быел теркәлгән коррупция төрләре турында сөйләде, ришвәт алу гына түгел, аны бирү дә җинаять җаваплылыгына кадәр барып җитәргә мөмкинлеген искәртте. Табиблар Айрат Галимәрдәновның чыгышыннан соң...
-
Курайчы кызларыбыз – лауреат
Казанда «Дөньяның хрусталь үзәге» дип аталган иҗат фестиваль-конкурсы үтте. Анда Мусабай-Завод мәктәбенең курайчы кызлары Миләүшә Хәкимова беренче дәрәҗә лауреат, Милена Хәкимова икенче дәрәҗә лауреат исемнәре алып, дипломнар белән бүләкләнделәр. Укучыларны Эльмира Җәләлетдинова әзерләде, дип хәбәр итә район балалар сәнгать мәктәбе директоры Юлия Галишина.
-
Район газетасына язылып калырга ашыгыгыз!
Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Район газетасына язылу 600 сумны тәшкил итә, төсле булып чыгучы җомга санына аерым гына язылганда - 498 сум була. «Якты юл»га язылу индексы - 00013, «Светлый путь» газетасының индексы - 00014. Район яңалыклары, файдалы киңәшләр, кызыклы бәйгеләр, районыбызның мактауга лаек кешеләре турында күбрәк белергә теләсәгез, җирле басмабызга...