14 октябрь 2016 яңалыклары
-
Укытучылар күреп кайтты, хәзер укучыларны җибәрәләр
Күптән түгел район педагоглары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте. Чараның тантаналы өлеше Комсомолец поселогы мәктәбендә узды. Анда районның белем һәм тәрбия бирү учреждениеләре җитәкчеләре, хезмәткәрләре чакырылган иде. Мөгаллимнәргә әлеге тантаналы чарада район башлыгы Васил Хаҗиев, район агросәнәгать комплексы профсоюз эшчеләре оешмасы рәисе Гомәр Хәйруллин, шулай ук мәгариф идарәсе башлыгы Рамил...
-
Минем елларым – минем байлыгым
Кнәз авылының мәдәният йортында өлкәннәр өчен матур концерт программасы оештырылды. Бәйрәм чарасын Кнәз мәктәбе укучылары ачып җибәрде, алар мавыктыргыч монтаж һәм кызыклы җыр әзерләгән иделәр. Тәбрикләү сүзләре белән Кнәз авыл җирлеге башлыгы Тамара Белова, ветераннар советы рәисе Александр Волков чыгыш ясадылар. Бәйрәмне үтә дә җанлы итеп мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе...
-
Мусабай-Заводлылар ташламалы язылу мөмкинлеген кулдан ычкындырмый
Исегезгә төшереп үтәбез: 13-23 октябрь көннәрендә, матбугатка язылу декадасы уңаеннан, «Якты юл» («Светлый путь») район газетасына язылу 600 сум урынына 525 сум 72 тиен булачак. Район хәбәрләре, төзелеш, мәгариф, мәдәният яңалыклары, яшьләр тормышы турында күбрәк белергә теләсәгез, җирле басмабызга язылып калырга ашыгыгыз. Район газетасына язылу буенча зур активлык күрсәткән Мусабай-Завод...
-
Мөнәҗәт башкаручы тукайлылар Минзәләгә фестивальгә барачак
Тукай районының мөхтәсибәте һәм мәдәният бүлеге Минзәлә районы белән берлектә "Мөнәҗәтләр фестивале" үткәрә. Әлеге чара 26 октябрҗ көнне 13 сәгатҗтә Минзәлә шәһәрендә узачак. Анда безнең районынның авыл җирлекләреннән дә оста мөнәҗәт башкаручы апа-абыйлар катнашыр дип көтелә. Чыгышлар, нигездә Аллаһы Тәгаләгә, Мөхәммәт пәйгамбәргә багышланган булачак, шулай ук көнкүреш темаларын сайларга мөмкин....
-
Югалган балыкчыларның көймәсе табылды, үзләре әлегә юк
8 октябрь көнне ике балыкчының - 37 һәм 47 яшьлек ир-атларның Кырныш һәм Колыш авыллары арасында югалуы турында хәбәр иткән идек инде. Аларның автомобиле елга ярында табылган иде. Балыкчыларны инде берничә көн эзлиләр. 12 октябрьдә коткаручылар аларның кабартылган көймәсен тапты. Югалган балыкчыларның туганнары көймәнең чыннан да аларныкы булуын раслады. 13...