Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Укытучылар күреп кайтты, хәзер укучыларны җибәрәләр

Күптән түгел район педагоглары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте. Чараның тантаналы өлеше Комсомолец поселогы мәктәбендә узды. Анда районның белем һәм тәрбия бирү учреждениеләре җитәкчеләре, хезмәткәрләре чакырылган иде. Мөгаллимнәргә әлеге тантаналы чарада район башлыгы Васил Хаҗиев, район агросәнәгать комплексы профсоюз эшчеләре оешмасы рәисе Гомәр Хәйруллин, шулай ук мәгариф идарәсе башлыгы Рамил...

Җитәкчеләр, белем бирү учреждениеләре директорлары, балалар бакчалары мөдирләре баштан Тукай районы территориясендә урнашкан «РариТЭК» җәмгыятенә экскурсиягә бардылар. Җәмгыять җитәкчеләре райондашларыбызны эре предприятиеләрдән саналган бу оешма эшчәнлеге белән якыннан таныштырдылар. Экскурсиянең максаты - әлеге оешма белән тыгыз элемтә булдыру, район укучыларын җәмгыять эшчәнлеге белән таныштыру гына түгел, ә мәктәп балаларына дөрес итеп һөнәр сайлау мөмкинлеген тудыру. «Алга таба да мондый экскурсияләрне җитәкчеләр арасында гына түгел, мәктәп балалары арасында да үткәрү планлаштырыла», - диде безгә район мәгариф идарәсе башлыгы Рамил Исаев.

«РариТЭК» җәмгыятендә экскурсиядә булганнан соң, мөгаллимнәр Комсомолец поселогы мәктәбендә кабаттан очрашты.

- Укытучы һөнәре - җир йөзендә иң изге эшләрнең берсе. Сез иң күркәм затлар, чөнки сез балаларга белем дә, тәрбия дә бирәсез, аларның күңелләренә шәфкатьлелек орлыклары саласыз, яшь буынның киләчәгенә юл ачасыз. Барысы өчен дә рәхмәт сезгә, - дип мөрәҗәгать итте җыелганнарга Рамил Робертович тәбрикләү вакытында. Ул район педагоглар коллективының югары квалификацияле булуын билгеләп үтте.

Район укытучылары район бәйгеләрендә генә түгел, республикада уздырыла торган һөнәри осталык конкурсларында да актив катнашалар, җиңүләр яулыйлар, сәләтле балалар белән бик уңышлы эшлиләр. Укучылар бердәм дәүләт имтиханнарында һәм дәүләт йомгаклау аттестацияләрендә лаеклы нәтиҗәләргә ирешәләр, ә бу, үз чиратында, аларга дәрәҗәле уку йортларына керергә мөмкинлек бирә.

Бәйрәмдә район башлыгы Васил Хаҗиев исеменнән Комсомолец поселогының һәм Новотроицкое авылының урта мәктәпләре директорларына - Әлфия Әгъләмовага һәм Әдип Низамовка Рәхмәт хатлары тапшырылды. Район мәгариф идарәсе башлыгы Рамил Исаев исеменнән Калмаш авылының урта мәктәбе директоры Айрат Габдуллин һәм Биклән авылының «Әллүки» балалар бакчасы мөдире Гүзәл Ганиева шулай ук Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

Кунакларга Комсомолец мәктәбе укучылары, шулай ук поселок үзешчәннәре әзерләгән матур концерт тәкъдим ителде. Бәйрәм җылы мохиттә үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев