Мусабай-Заводлылар ташламалы язылу мөмкинлеген кулдан ычкындырмый
Исегезгә төшереп үтәбез: 13-23 октябрь көннәрендә, матбугатка язылу декадасы уңаеннан, «Якты юл» («Светлый путь») район газетасына язылу 600 сум урынына 525 сум 72 тиен булачак. Район хәбәрләре, төзелеш, мәгариф, мәдәният яңалыклары, яшьләр тормышы турында күбрәк белергә теләсәгез, җирле басмабызга язылып калырга ашыгыгыз. Район газетасына язылу буенча зур активлык күрсәткән Мусабай-Завод...
- Биредә, миннән кала, тагын 3 почта хезмәткәре эшли. Алар Мусабай-Завод, Ташкичү, Кызыл Байрак авыл халкына хезмәт күрсәтәләр. Рәкыя Шәмсетдинова, Ризидә Мортазина, Эльмира Гайнанова - почта бүлекчәсенең алыштыргысыз хезмәтчәннәре. Үзегез белгәнчә, хат ташучы хезмәте җиңел түгел. Шулай да, кызлар тапшырылган вазифаны җиренә җиткереп башкаралар, үзара киңәшләшеп, ярдәмләшеп эшлиләр. Почта хезмәтчәненең тырышлыгы авыл кешесе өчен мөһим, кирәкле хезмәтләрнең берсе икәнен һәркайсы төгәл аңлый, - дип сүз башлады почта бүлеге җитәкчесе.
- Газета-журналларга язылу-
чылар элеккеге кебек күп түгел. Интернет, кәрәзле телефон, заманга яраклаштырылган элемтә чаралары, бәяләрнең артуы нәтиҗәсе бу. Шулай да район газетасы «Якты юл»ны иң беренче булып яздырган, аннан башка үз гомерен күз алдына китерә алмаган авылдашлар бихисап. 2017 елның беренче яртыеллыгына 43 кеше язылып куйды инде, - диде почта бүлеге җитәкчесе Тәнзилә Гомәрова.
Тәнзилә ханым үзе дә бу коллектив белән 22 елга якын җитәкчелек итә. Ул почта элемтәсенә кагылган барлык эшләрне вакытында башкара. Мәсәлән, посылкалар, заказлы хатлар кабул итү һәм акча җибәрү аның вазифасына керә. Моннан тыш, почта элемтәсе бүлегендә коммуналь хезмәтләр, банк кредитлары, телефон өчен түләргә, лотерея билетлары, халык куллану товарлары сатып алырга була. Тәнзилә ханым почтага килгән һәр кешене игътибар белән тыңлый һәм, кирәк булганда, тиешле киңәшләрен бирә. Авылдашларның һәр сүзен, һәр йомышын үтәп, аларны аңлап, уртак тел табып эшләргә тырыша ул.
Сөйләшеп торган арада почта бүлегенә район газетасына язылу нияте белән бер ханым килде. Ул Ташкичү авылыннан Нәсимә Гыйлаева булып чыкты.
- Мин үзем мәктәптә укытам. Буш дәрес булуын белгәч, почтага барып килергә карар иттем. Алдан ук яраткан район газетасына язылып кую традициягә керде инде. Аңа язылмаган бер генә елым да юк. Монда авыл хуҗалыгы белгечләре дә, пенсионерлар да, мәктәп, балалар бакчасы, мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре дә, табиблар да, укучылар да үзләре өчен кирәкле мәгълүмат таба алалар, - диде Нәсимә ханым.
Шулай ук, без, Мусабай-Завод авылында 3 елга якын почтальон булып эшләүче Эльмира Гайнанова белән очраштык. Шушы кыска вакыт эчендә авыл халкының сөекле почтальонына әйләнгән ханым хат, газета ташу хезмәте белән үсмер чактан ук якыннан таныш булып чыкты.
- Мин үзем Чаллы шәһәрендә туып-үстем. 19 яшьтән үк почта бүлекчәсендә экспедитор булып эшләдем. Шушы авылга килен булып төшкәч, почтальон булып эшкә урнаштым. Хезмәтем авыр дип зарлана алмыйм, чөнки яратып башкарган эш кыен була алмый. Безне һәр йортта шатланып көтеп алалар, димәк, халык өчен кирәкле эш башкарабыз. Почтальон эшенең җаваплы булуы белән килешмичә мөмкин түгел. Эшебез бездән җаваплылык, төгәллек, намус таләп итә.
Почта бүлегеннән соң, без Эльмира ханым белән «Якты юл»ның тугры укучылары - Нәзирә Шәйхиева һәм Рәсимә Мөхәммәтгәрәева янына юл тотык.
- Район тормышын җитәрлек яктыртып барасыз. Район газетасы үзенең вазифасын бик әйбәт башкара: көн кадагындагы әһәмиятле проблемалар күтәргән материалларны да, районыбыз тарихы сәхифәләрен дә, күренекле, кызыклы язмышлы кешеләр турындагы язмаларны да, көнкүрештә кулланырлык киңәш-табышны да, котлау-игъланнарны да, тәрбияви мәкаләләрне дә табарга була монда.
Шуңа да «Якты юл» авыл кешеләренең яраткан газетасы булудан туктамый. 2017 елның беренче яртыеллыгына алдан ук язылып куйдым инде. Бабай белән, күзлек киеп булса да, яраткан газетабызның һәрбер битен җентекләп укып барабыз. Ә почтальоныбыз Эльмираны үз кызыбызны яраткан кебек яратабыз. Газета, пенсия кертү, түләү кәгазьләрен алудан кала, хәл-әхвәлне дә сораша, җылы сүзләрен дә кызганмый, - диде тугызынчы дистәсен ваклап баручы Нәзирә әби Шәйхиева.
- Район газетасын беренче көненнән үк - 40 ел яздырабыз. Бер елны да язылмыйча калган юк. «Якты юл»ны бар гаилә белән укыйбыз, чөнки аның битләрендә район тормышы чагыла. Почтальоныбыз Эльмирага килгәндә, ул бик сабыр, эшен җиренә җиткереп башкара, йөзендә һәрвакыт елмаю була. Җиңел аралашучан. Аның өйгә килүе үзе бер рәхәт. Гомумән, почта бүлекчәсендә кеше хәлен аңлаучан, һәр йомышны үтәүче эшчеләр хезмәт куя. Авылның почта бүлекчәсеннән беркайчан кеше өзелми, - дип сөйләде Рәсимә апа Мөхәммәтгәрәева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев