Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Минем елларым – минем байлыгым

Кнәз авылының мәдәният йортында өлкәннәр өчен матур концерт программасы оештырылды. Бәйрәм чарасын Кнәз мәктәбе укучылары ачып җибәрде, алар мавыктыргыч монтаж һәм кызыклы җыр әзерләгән иделәр. Тәбрикләү сүзләре белән Кнәз авыл җирлеге башлыгы Тамара Белова, ветераннар советы рәисе Александр Волков чыгыш ясадылар. Бәйрәмне үтә дә җанлы итеп мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе...

Кнәз авылының мәдәният йортында өлкәннәр өчен матур концерт программасы оештырылды. Бәйрәм чарасын Кнәз мәктәбе укучылары ачып җибәрде, алар мавыктыргыч монтаж һәм кызыклы җыр әзерләгән иделәр. Тәбрикләү сүзләре белән Кнәз авыл җирлеге башлыгы Тамара Белова, ветераннар советы рәисе Александр Волков чыгыш ясадылар. Бәйрәмне үтә дә җанлы итеп мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Оксана Абрамова алып барды. Өлкәннәребез «Айбагыр» керәшен фольклор коллективы, «Русский звон» фольклор ансамбле солистлары чыгышын дәррәү алкышларга күмеп утырды. Үзләренең иң матур җырларын София Габдуллина, Рәзинә белән Әхәт Аитовлар, Татьяна Шитова, Анна Чуйкина, Татьяна Кайнова, Мария Пучинина, Наталья белән Полина Ерховалар, Дарья Козлова бүләк иттеләр. Өлкәннәребез әле озак кына мәдәният йортында бер-берсе белән аралашып, матур концерт карап утырды, дип хәбәр итте Кнәз мәдәният йортының директоры Тамара Тузеева.

- Ветераннарның спартакиадасында Сәмәкәй мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Зиләйлүк» ансамбле дә актив катнашты. Өлкәннәребез спорт бәйрәмендә җыелганнар белән бергәләшеп, җырлап-биеп, бәйрәмгә нур өстенә нур өстәделәр. Безнең белән бу спартакиада матур бер бәйрәмгә әверелде! - дип соклануын, горурлануын яшермичә язды редакциябез почтасына Сәмәкәй авылының мәдәният йорты директоры Альфира Исхакова.

Өлкәннәр декадасы уңаеннан, Игенче авылында «Игенчегә 90 яшь» дип исемләнгән тематик кичә үткәрдек. Авыл турында презентация әзерләү өчен «Яшьлек» мәдәният йорты хезмәткәрләре өйдән өйгә йөреп, авыл халкы белән тарих турында сөйләште, фотографияләр җыйды. Бу эштә безгә аеруча да авылыбызның элеккеге старостасы Н. Вәлиев язып калдырган истәлекләр ярдәм итте. Авылда үткәрелгән бәйрәм кичәсендә Калмаш авылының үзешчән артистлары чыгыш ясады, шулай ук татар эстрадасында танылып кына килүче җырчы Рузилә Бикә дә (җырчының әби-бабасы Игенче авылында тормыш итәләр) кайткан иде.

Калмаш авылында гомер итүче әби-бабайлар өчен балалар бакчасы сабыйлары, урта мәктәп укучылары һәм үзешчән сәнгать осталары әзерләнгән матур концерт тәкъдим ителде. Шулай ук хөрмәтле өлкәннәребезгә «Сезнең хезмәт хөрмәткә лаек» дип исемләнгән презентация дә күрсәтелде, дип язды безгә Калмаш авылының китапханә мөдире Гөлсимә Салихова.

Шилнәбаш авыл җирлегендә Өлкәннәр декадасы «Ветеран» дип исемләнгән клуб очрашуы белән башланып китте. Монда китапханә хезмәткәрләре һәм мәдәният йорты хезмәтчәне Гөлнар Петриванова өлкәннәр өчен тематик кичә үткәрделәр. Әби-бабайларны бәйрәм белән район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров һәм Шилнәбаш авыл җирлеге башлыгы Ольга Гончарова котлады. Китапханәдә үткәрелгән бәйрәмнән соң, бөтен кеше мәдәният йортында оештырылган хәйрия концертына ашыкты. Монда җыелганнар өчен Яр Чаллыдан «Рябинушка» ансамбле чыгыш ясады. Моннан тыш Шилнәбаш авыл җирлеге башлыгы урынбасары Ольга Чекушкова йөри алмый торган өлкәннәрнең хәлләрен белеп, котлап кайтты. Өлкәннәребез бик канәгать калды, дип язды Шилнәбаш авылының ветераннар советы һәм инвалидлар оешмасы рәисе, китапханә мөдире Нурзилә Бариева.

Олы Шилнә авылының клуб бинасында да өлкәннәребезне хөрмәтләү йөзеннән үтә дә матур концерт программасы оештырылды. Бу көнне алар өчен күтәренке кәефне «Росинка» рус җырлары ансамбле, «Витамин» бию коллективы, Александр Тарасов, Нина Беспалова, Мария Беляева, Ангелина Имашева, Арби Велидов, Виталий Павлик, Анастасия Никонорова, Регина Богомолова, Арина Сенченкова, Наталья Журавлева бүләк итте, дип яздылар безгә Олы Шилнә авылыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев