Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Югалган балыкчыларның көймәсе табылды, үзләре әлегә юк

8 октябрь көнне ике балыкчының - 37 һәм 47 яшьлек ир-атларның Кырныш һәм Колыш авыллары арасында югалуы турында хәбәр иткән идек инде. Аларның автомобиле елга ярында табылган иде. Балыкчыларны инде берничә көн эзлиләр. 12 октябрьдә коткаручылар аларның кабартылган көймәсен тапты. Югалган балыкчыларның туганнары көймәнең чыннан да аларныкы булуын раслады. 13...

8 октябрь көнне ике балыкчының - 37 һәм 47 яшьлек ир-атларның Кырныш һәм Колыш авыллары арасында югалуы турында хәбәр иткән идек инде. Аларның автомобиле елга ярында табылган иде. Балыкчыларны инде берничә көн эзлиләр.
12 октябрьдә коткаручылар аларның кабартылган көймәсен тапты. Югалган балыкчыларның туганнары көймәнең чыннан да аларныкы булуын раслады. 13 октябрьдә эзләү эшләре кабаттан яңартылды. Коткаручыларга ярдәмгә 22 волонтер һәм югалган ир-атларның туганнары да кушылды. «Ләкин әлегә балыкчылар үзләре дә, аларның гәүдәләре дә табылмады. Кызганычка, кабаттан эзләүләр дә бернинди нәтиҗә бирмәде», - дип хәбәр итә ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы.
Газета хәбәрчесе балыкчыларны коткару эшен инде берничә мәртәбә оештырган, инде озак еллар Боерганда авыл җирлеге башлыгы булып эшләгән Зарифьян Камильянов белән элемтәгә керде. «Безгә ял итәргә һәм балык тотарга бик күпләр килә. Кисәтүче аншлаглар торуга да карамастан, халык аларга игътибар итеп тормый. Балыкчыларның югалу очраклары моңа кадәр дә булды. Аеруча көз көннәрендә. Бүген күпләр кабартылган заманча көймәләрдән файдалана. Ә алар җилдә бик тиз әйләнә. Салкын суга төшкән кешенең тамырлары тартыша һәм бу аның үлеменә китерә», - диде ул.
Социаль челтәрләрдә балыкчыларның туганнары һәм танышлары аларның исән булуына, якындагы утрауларның берәрсенә йөзеп чыгуларына өметләнеп язалар. Зарифьян Камильяновның сүзләренчә, утраулар судан яхшы күренә, анда булсалар, бу көннәр эчендә балыкчылар табылган булыр иде инде. Шулай ук ул 1994 елдагы шундый очракны искә төшерә. Кызганычка, ул вакытта октябрь аенда югалган балыкчыларның гәүдәсен язын гына таба алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев