13 август 2021 яңалыклары
-
Бибинур – Боерганның якты нуры
Боерганда авыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләү бәйрәмендә Бибинур Хәмәтова гомере буе авыл хуҗалыгы тармагында эшләгән хезмәт ветераннары турында искиткеч җылы, эчтәлекле чыгыш ясады. Чын күңелдән булгангамы, аның чыгышы иң үтемлесе, иң хәтердә кала торганы булды. Шунда: «Булачак героем менә кем ул!» дип күңелемә киртләп куйган идем. Бибинур ханымның үтә тыйнаклыгы сәбәпле үзе хакында язуны чигерә килде. Ниһаять, без аның белән сый тулы табын артында рәхәт итеп гәп корабыз. Кайсы яссылыкта гына сүз бармасын, Бибинур ханымның туган җирен һәм кешеләрне яратуы, хезмәт кешесенә карата чиксез хөрмәте чагыла.
-
Яңа уку елы – яңа мәктәптә
Районның Бәтке авыл мәктәбендә “мәгариф учреждениеләрен ремонтлау” республика программасы нигезендә капиталь төзекләндерү башкарыла.
-
Тәуге тапкыр мәктәпкә баручы мохтаҗ балаларга - ярдәм
Бүген "Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит" акциясе кысаларында район башлыгы Фаил Камаев 57 балага мәктәп кирәк-яраклары белән тулы портфельләр тапшырды.
-
Чардуганнарны урлап чыкканнар
Район эчке эшләр бүлеге башлыгы урынбасары Андрей Пономаревның хәбәр итүенчә, узган атнада 10 җинаять эше кузгатылган. Алар – үтерү белән янау, законсыз рәвештә наркотиклар тарату, транспорт белән исерек хәлдә идарә итү, транспорт урлау һәм милек урлау очраклары. Шуларның икесе (милек урлау һәм наркотиклар тарату) ачылмаган.
-
Редакция бәйгесе
Редакция бәйгесе бара. «Бу хәл безнең авылда булды» дигән бәйгегә сез дә кушылыгыз.
-
Район Советының XII утырышы уза
Көн тәртибендә:
-
Кай арада мәчетне яңартканнар?!
Авылның үзәк урамына чыксам исем китте. Сөбханалла, диеп куйдым соклануымнан. Кай арада мәчетебез коймасын яңага алыштырганнар да, мәчет алдына киң, матур итеп асфальт юл җәеп куйганнар?.. Үз-үземә сорау биреп, матурлыкны фотога төшереп торганда мәчет капкасыннан Мөдәфис хәзрәт үзе дә күренде, сорауларымны аңа бирдем.