Бибинур – Боерганның якты нуры
Боерганда авыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләү бәйрәмендә Бибинур Хәмәтова гомере буе авыл хуҗалыгы тармагында эшләгән хезмәт ветераннары турында искиткеч җылы, эчтәлекле чыгыш ясады. Чын күңелдән булгангамы, аның чыгышы иң үтемлесе, иң хәтердә кала торганы булды. Шунда: «Булачак героем менә кем ул!» дип күңелемә киртләп куйган идем. Бибинур ханымның үтә тыйнаклыгы сәбәпле үзе хакында язуны чигерә килде. Ниһаять, без аның белән сый тулы табын артында рәхәт итеп гәп корабыз. Кайсы яссылыкта гына сүз бармасын, Бибинур ханымның туган җирен һәм кешеләрне яратуы, хезмәт кешесенә карата чиксез хөрмәте чагыла.
Кеше китә – эше кала сагынып сөйләргә.
Урта мәктәпне бик яхшы билгеләренә тәмамлагач Бибинур дус кызы Гөлфария белән Колышта ике ел сыер сава.
– Ул елларда Колышның күпчелек кызлары һәм киленнәре районның терлекчелек тармагын үстерүгә зур өлеш керттеләр. Сыер савучыларның ямьле Ык буендагы җәйләүләрдә авыр эшне дә шигърият югарылыгына күтәрә белүләре сокландырды, хезмәткә дәрт уятты. Мосаллия апа Нуриева сыер сауганда: «Ишек алдым яшел чирәм» дип җырлап җибәрсә, язын-көзен сыерлар белән Ык елгасын кичкәндәге мәшәкатьләр дә, курка-курка паромнарда чыгулар да онытыла иде. Кырыс тормышка чыдам булган апалар белән хезмәт юлын башлауның яхшы яклары күп булды – авырлыкка бирешмәскә, тормышны яратырга өйрәндем. Үзәккә үтәрлек салкында җылытылмаган терлек торакларында зарланмыйча-сукранмыйча эшләп сабырлыкка өйрәндем. Түземлек, нык булу һәм сабырлык тормыш имтиханнарын тапшырганда бик кирәк була торган сыйфатлар. Педагогия институтында югары белем алып, Боерган урта мәктәбенә эшкә кайткач, шул апалар белән укучыларымның әти-әниләре буларак эшләдем. Итәк тутырып балалар үстергән сыер савучылар – элеккеге хезмәттәшләрем белән горурланам, аларга хөрмәтем зур, чөнки алар яхшы тәрбияче булдылар, ана булу вазыйфасын уңышлы башкардылар. Бүген алар инде ак әбиләр. Күпләре белән мәчеткә дини гыйлем алырга бергә йөрдек, Коръән укырга өйрәндек. Беренче өчмеңче Нәзирә Сәетҗанова, аның белән бер сафта баручы Гөлбостан Нуриева, Нәсимә Шәехова, Гөлҗәүһәр Мифтахова, Галия Миңнәхмәтова, дуңгыз караучы Сәмига Бәйрәмова һәм тагын байтак терлекчеләр Ахирәткә күчте. Дин сабагы алырга йөрүчеләр белән алар рухына дога кылабыз. «Кеше китә – җыры кала» дип язды Мөхәммәт Мәһдиев. Алар китте – сагынып сөйләргә моңлы җырлары, матур эшләре калды, – дип искә ала Бибинур ханым яшьлек елларын.
Коеп куйган мөгаллимә
– Китап – белем чишмәсе. Рухи азыкка сусынны китап уку белән сугарасың. Баланы китап укырга өйрәтү – тәрбия чарасы да ул. Мөхәммәт Мәһдиев – иң яраткан язучым. Әмирхан Еникинең «Матурлык» әсәрен һәр татар баласы укырга һәм күңеленә салырга тиеш. Анага карата чиксез мәхәббәт, хөрмәт һәм кайгыртучанлык хисләре балачактан тәрбияләнсен дисәң, Әмирхан аганың «Матурлык» хикәясен укытырга кирәк башлангыч сыйныфтан ук. Икмәкне кадерләү өчен дә әдәбиятка мөрәҗәгать итү кирәк. Йөз ел элек (1921 ел) ачлыктан Идел буе халкы кырылган. Быел күпчелек җирләрдә корылык булды. Бәхеткә, игеннәр агротехник таләпләрне үтәп игелгәнлектән, район уңышның чыгышы буенча республикада беренче урында бара. Туклык булса да, исрафка юл куймауны, кеше хезмәтен кадерләүне балада кечкенәдән тәрбияләргә кирәк. Ни рәвешле? Беренчедән, бала хуҗалыкта кул арасына керсен, көченнән килгәнчә эш башкарсын. Шул вакытта ул үз көче белән тапкан икмәкнең тәмен белергә өйрәнә. Икенчедән, монысы тәмле, монысы тәмсез дип, ризыкны башлап ташламас, исрафка юл куймас. Өченчедән, хезмәт яраткан кеше һөнәрле булырга омтылачак. Һөнәре булган кеше гөрләтеп үз тормышын алып барачак, җәмгыятьә дә файдалы булачак. Оныкларыбыз көчләреннән килгәнчә хуҗалыкта вак-төяк эшне башкаралар. Бакчада, абзар-кура тирәсендә безнең белән бөтереләләр. Тәмле катык-каймакның ни рәвешле өстәлгә килүен дә беләләр, – ди кырык елга якын гомерен балаларга гыйлем һәм тәрбия биргән мөгаллимә. Авылның киләчәге хакында борчылуын да яшерми ул:
– Авыл яшәр ул, шәһәрдән кайтучылар да байтак. Кеше – табигать баласы, ул елга, болын-кырларны сагына, күңеле шунда тартыла. Ләкин эш бит авылның бетү-бетмәвендә генә түгел, авылның сала буларак сыйфаты үзгәрә. Чып-чын авыл булып калырмы ул? Буыннан-буынга килгән матур гореф-гадәтләрне саклый торган авыл булырмы? Чын авылдан чыга бит иҗади шәхесләр, язучылар, шагыйрьләр. Шагыйрьләре, әдипләре булмаган халык зур да, көчле дә була алмый. Телебезне яшәтү бездән – дәү әти, дәү әниләрдән дә тора. Җәй буена авылда кунак булган онык-оныкчыклар белән үз телебездә аралашып, татар телебездә аларга кызыклы әкиятләр, шигырьләр сөйлик. Балалар үзләре дә укысын. Татар телендә кызыклы сюжетка корылган мультфильмнарны бергәләп карыйк. Оныкларыбызның тәнен-бәдәнен яхшы сыйфатлы ризык белән тукландыру гына җитми, аларның җаннарын рухи азык белән сугару да кирәк. Туган телебез сагында тору – безнең бурыч, – ди гамьле ханым.
Укытучы – коеп куйган педагог та, сәясәтче-агитатор да, авылның мәдәни учагын дөрләтүче дә, гаилә психологы да, кирәк булганда прокурор да ул. Тормыш – түгел алсу алма. Бу – хакыйкать. Аны гомер иткәннәр белә.
– Кайвакыт үз адресыңа күңел ятмаган сүзләр ишетергә, нахакны күтәрергә туры килә. Шул чагында ни рәвешле гамәл кыласыз? – дигән соравыма Бибинур ханым:
– Бер Аллаһ Тәгаләгә тапшырам. Кайчан, ничек гамәл кылырга кирәклеген белергә теләсәң, дини гыйлем алу кирәк икән ул. «Аллаһны зикер итеп кенә күңелләр тынычлана», – ди Раббыбыз «Рәгъд» сүрәсендә. Һәр нәрсәне үз урынына куючы – Аллаһ. Иң мөһиме – ниятең саф, күңелең чиста, эш-гамәлең ихластан булсын. Безне әти-әни, әбекәй шулай тәрбияләде. Әтием Тимергали искиткеч гадел, тырыш кеше булды. Соңгы телем икмәген башкаларга бүлеп бирә торган әтине колышлылар әле дә сагынып сөйлиләр. Без үскәндә гаиләдә «колхозныкы, өйнеке» дип эш аралау булмады. Шуңа һәммәбез дә эшне ихластан башкарабыз. Әнием Маһигөл өлкәннәргә хөрмәт тәрбияләде. Авылда баланы бөтен сала халкы тәрбияли. Халык – зур тәрбияче. Берәр тиешсез гамәл кылган баланы күргәч олы кеше бармак янап китә икән, ул да тәрбиянең бер төре. Иң мөһиме – авылда олылар балаларга карата битараф түгел.
Язмышымнан канәгатьмен
«Бала вакытта алган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас», – дигән остазыбыз Ризаэддин Фәхреддин хәзрәтләре. Биш бала бер йодрык булып үстек. Ике кыз, ике ир туганым белән шатлыкларны бүлешеп, борчуларны уртаклашып яшибез. Иремнең туган-тумачасы да бертуганнарым кебек якын. Балачагыбызда ата-ана, әби назына коенып, бәхетле үстек. Тормышымнан, язмышымнан канәгатьмен – гомер юлымда гел яхшы кешеләр очрап торды. Балачак, яшьлек дустым Гөлфария Хуҗамәттә матур тормыш корып яши. Аралашабыз. Аның бәхетле булуына сөенәм. Кеше бәхетенә шатлану – үзе бәхет бит ул», – ди киң күңелле, туган җанлы Бибинур ханым.
Гомере буе тракторчы булы, авыл хуҗалыгы тармагын үстерүгә зур өлеш керткән Әхмәтнур Хәмәтов «Хезмәттәге батырлыгы өчен» медале, Бибинур Хәмәтова РФнең Мактау грамотасы белән бүләкләнә. Икесе дә – хезмәт ветераннары. Әти-әнисе үрнәгендә уллары Илнур, кызлары Ләйсән белән Энҗе – эшсөярләр. Туган төбәктә бәхетләрен табып, гаилә корып, илгә-көнгә намуслы хезмәт итәләр.
– Ул-кызлардан, килен һәм кияүдән уңдык. Кода-кодагыйлар – безгә, без аларга рәхмәтле. Бәхетнең иң зуры да шулдыр», – ди Бибинур ханым.
– Кешенең хәленә керә белүче завуч булуы белән дә хөрмәт казанды. Авыл җирендә укытучы бик күп функцияләрне үтәгәнлектән, шәхси хуҗалыгыбызны алып барырга вакыт аз кала иде. Шуны истә тотып, Бибинур расписаниеләрне уңайлы итеп төзеде. Матур эшләребез бар дип әйтерлек итеп яши белдек. Шул елларны сагынам», – ди озак еллар биология-химия фәнен укыткан авылның мөхтәрәм кешесе Гөлфия Әһлиева хезмәттәше турында. Шунысын да әйтергә кирәк, Бибинур ханымның уңган хуҗабикә булуын ассызыклап авылдашлары: «Аның кулы тәмле», – диләр. Аның мичтә пешкән ипекәйләрен, авызда эреп торган шәңгәләрен кемнәр генә авыз итмәгән дә, кемнәр генә аңа сокланмаган?! Иҗат әһелләре – татар язучылары, шагыйрьләр, рәссамнар, җырчылар һәм башка билгеле шәхесләр Боерганга килдеме, Бибинур ханым пешергән сыйлар табын түрендә урын ала.
Колыш, Калмия, Боерган – эшсөярләр төбәге. Бу авылларда халык мал-туар асрап, балык тотып, кул эшләре белән тормыш алып бара. Боерганлыларда матур гадәтләрне буыннан-буынга тапшыруда, туган җирне, үз халкыңны ярату сыйфатларын тәрбияләүдә Бибинур Хәмәтованың роле искиткеч зур.
/ Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев