12 сентябрь 2020 яңалыклары
-
Көләргәме, еларгамы?..
Франциядә яшәүче 80 яшьлек бабай чебен үтерәм дип өен шартлаткан.
-
Йөзенче бала
Гөл, чәчкә тирә-юньне ямьли, күзләрне иркәли, хуш исе җанга рәхәтлек бирә. Нарасый, сабый, балалар да нәкъ шулай ук. Юкка гына: «Балалар – тормыш чәчәкләре» димәгәннәр. Үзвакытында тиешле тәрбия күреп үскән балалар гаилә, җәмгыять тоткасы, милләтнең киләчәге. Җәмгыятебезнең тотрыклы, киләчәгебезнең өметле булуы ата-аналардан тора. Яшерен-батырын түгел, илебездә демографик хәл кискен тора – туучылар саны азая, үлүчеләр арта. Шундый вәзгыять хөкем сөргән вакытта матур хыяллар, якты өметләр белән яшәүче күп балалы тату гаиләләрнең булуы киләчәккә ышаныч уята. Яңа Троицкое авыл җирлегенә кергән Суровка авылында яшәүче Алевтина Борисовна белән Евгений Васильевич Титинечколарның биш ай элек алтынчы балалары дөньяга килде.
-
Татар яшьләре көннәре
2-6 сентябрьдә Казанда утызынчы тапкыр татар яшьләре көннәре узды. Быелгы чарада Русиянең 32 төбәгеннән һәм Татарстанның 17 районыннан барлыгы 180 яшүсмер катнашты, дип хәбәр итә Азатлык радиосы сайты.
-
Ничек итеп баллы виноград үстерергә?
Күп кенә бакчачылар соңгы елларда виноград үстерә. Әмма безнең табигать шартларында күпчелек очракта бу җимеш өлгереп бетә алмый, ул бераз әчерәк була. Татарстанда баллы виноград үстерү – ул үзе бер фән. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тәҗрибәле виноградчылар белән берлектә әлеге җимешне үстерү буенча киңәшләрен бирүне дәвам итә. Алар тукайлыларга да мул һәм баллы уңыш алырга ярдәм итәр.
-
Вируска каршы киртә
Июль һәм август айларында Самара һәм Түбән Новгород өлкәләрендә дуңгызларның африка чумасы очраклары кискен артып киткән, кайбер җирлекләрдә карантин да игълан ителгән. Дуңгызлардагы африка чумасы таралу куркынычы безнең республика, шул исәптән Тукай районы өчен дә өчен бик актуаль мәсьәлә. Бердән, әлеге өлкәләр безнең республика белән чиктәш, һәм безнең җирләр аша үтүче М-7 трассасы инфекция таралу куркынычын арттыра. Икенчедән, район территориясендәге эре дуңгызчылык комплекслары зыян күрергә мөмкин. Шуңа күрә, дуңгыз малы асраучыларга бик сак булырга кирәк. Саклану чаралары турында тулырак мәгълүмат бирүләрен сорап, без Россельхознадзорның ТР идарәсе өлкән инспекторы Александр Литвинов белән Тукай районы ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ленар Хәйбуллинга мөрәҗәгать иттек.
-
Мөһим вакыйгадан читтә калмыйк
Мөһим вакыйгадан читтә калмыйк