Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөһим вакыйгадан читтә калмыйк

Мөһим вакыйгадан читтә калмыйк

Николай Евграфов, Мәләкәс авылы, пенсионер:
– Мин – сугыш чоры баласы. Авырлыклар безне чыныктырды гына, эшләп үстек, хезмәт куеп яшәдек. Үзем кырык ел буе алдынгы тракторчы булдым. Туган-үскән җиремнең патриоты булып калган кеше мин. Республикабыз президентын сайлауга карчыгым Мария Федоровна белән беренчеләрдән булып барачакбыз. Авыл халкын үз иткән, яраткан һәм җирнең кадерен белгән кешене президент итеп сайларга ниятләп торабыз. Илбашы республика авыл-районнарында булып, халыкның тормыш-көнкүрешен, яшәешен өйрәнеп, барысын да күреп һәм белеп торырга тиеш. 
Сиксән яшьлек кеше булсам да, авылдашларымның, бигрәк тә өлкәннәрнең хәл-әхвәлен белеп торам. Яшьләргә кулымнан килгәнчә ярдәм итәм – яхшы киңәшләр бирәм. Президент ул яшьләргә юл күрсәтүче, аларның яшәү шартларын яхшырту өчен бөтен мөмкинлекләрне файдаланырга тиеш. Татарстан бу яктан да башка республикаларга үрнәк. Балалар, оныкларның тормышы да яхшы. Безгә пенсияне вакытында өйгә китереп бирәләр. Өлкәннәр һәм авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көнендә, төрле бәйрәмнәрдә чакырып кунак итәләр. Әйткәннәр бит: «Олыны олы ит, кечене кече ит», – дип. Безнең республикада нәкъ шулай. 

 

Гүзәл Һадиева, Иштирәк авылының «Тамчыкай» балалар театры җитәкчесе, режиссер:
– Сайлау ул – кешенең фикерен белдерү мөмкинлеге. Без президентлыкка кандидатларның программалары белән таныштык. Хәзерге вакытта республикада барган сәясәт башка регионнарга да үрнәк булырлык. Бездә бар яклап та тотрыклылык булуы киләчәккә өмет уята. Мәдәният кешесе буларак, республикабызда талантлы балаларны, яшьләрне барлау, аларны үстерү өчен даими чаралар үткәрелеп торуын бик хуплыйм. «Театраль олимп», «Созвездие-Йолдызлык» кебек фестивальләрдә яшь талантлар ачыла һәм алар мәдәният күгендә йолдыз булып кабына. Республикабыз Россиядә спорт башкаласы булып та танылды. Тумышым белән Башкортстаннан булсам да, Татарстан белән бик горурланам. Өч бала анасы буларак, республикада балаларга спорт белән шөгыльләнү, башка төрле файдалы шөгыльләр белән мавыгу өчен шартлар тудырылган дип әйтә алам. Күпчелек авыл җирлекләрендә дә балалар шәһәр шартларындагыча белем һәм тәрбия ала. Республикада халыкның яшәешен, тормышын яхшырту өчен төрле программалар кабул ителде һәм алар эшләп килә. Киләчәктә дә шушы курстан тайпылмыйча яшәргә язсын дип, сайлауларга бик теләп барачакбыз. Авылдашларымны да бу мөһим вакыйгадан читтә калмаска өндим. 

 

Резеда Шмелева, «Суровка» территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе:
– Сайлау – илебездә яшәүче балигълык яшенә җиткән һәр кешенең гражданлык бурычы. Үзен һәм илен хөрмәт иткән гражданин сайлауда катнашырга, дөрес итеп тавыш бирергә тиеш, чөнки безнең һәм безнең балаларыбызның киләчәге шуннан тора. Узган ел ТР Дәүләт Советы депутатларын сайлаганда да без читтә калмадык. Башкача була да алмый, чөнки тормышыбызда күп нәрсә әлеге сәяси вакыйгага бәйле бит. Мисалга үзебезнең Суровканы алыйк. Машиналар тыз да быз йөри торган урамыбызда тротуар юк иде. ЮХИДИнең район бүлегенә мөрәҗәгать иттек. Инспекция хезмәткәрләре юл участогының җәяүлеләр өчен хәвефле икәнлеген документ белән расладылар. Узган ел мин әлеге проблеманы җирле депутатыбызга төшендереп бирдем. Ышанасызмы, быел безгә тротуар салалар. Ул өлешчә дәүләт программасы, өлешчә үзара салым хисабына салына. Үзара салым программасы эшли дип тә әйтәсем килә. Гомумән, тормышыбыз зарланырлык түгел, безнең авыл җирлегендә матур үзгәрешләр бар: балалар мәйданчыклары, ял итү урыннары, юллар рәтләнә, су үткәрелә, урамнар яктыртыла. Барысы да тормышыбыз уңайлы булсын өчен эшләнә. Сайлауга барам, киләчәк өчен тавыш бирәм. Яхшыга өметләнергә кирәк, шул вакытта тормышыбыз да алга китәр. 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X