Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Ничек итеп баллы виноград үстерергә?

Күп кенә бакчачылар соңгы елларда виноград үстерә. Әмма безнең табигать шартларында күпчелек очракта бу җимеш өлгереп бетә алмый, ул бераз әчерәк була. Татарстанда баллы виноград үстерү – ул үзе бер фән. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тәҗрибәле виноградчылар белән берлектә әлеге җимешне үстерү буенча киңәшләрен бирүне дәвам итә. Алар тукайлыларга да мул һәм баллы уңыш алырга ярдәм итәр.

Җәй ахыры, көз башына һәр виноградчы бу төр җимеш куагы белән мәш килә башлый. Җимешләр инде август азагында ук сок белән тула, ә бакчачылар үсемлеккә әлеге эшкә бар көчен бирергә булыша. Бу чорда виноград куаклары белән нинди эшләр башкарырга? Бу турыда эксперт Рөстәм Гомәров сөйли. 
– Быел көннәр җылы тора. Августта гына түгел, сентябрьдә дә виноградлык бөтенләй икенче төс ала. Тәлгәшләре тулышып, кояш нурларын үзенә җыя. Хәзер аларны ашлама белән баетырга кирәк. Бу чорда иң мөһиме – үсемлекнең бар көчен тәлгәшләрен тукландыруга бирүе. Аннары ботакның өсләрен беренче чын яфракларга кадәр кисәбез. Якынча 50-60 сантиметр итеп. Өсләрен кискәндә кызганып торасы түгел. Әгәр куак озын икән, 50-70 сантиметрдан арттырырга да була, – ди тәҗрибәле виноградчы. 
Виноград бер сезонга 7-10 метрга кадәр үсәргә мөмкин. 
– Мондый массаны үстерү өчен туклану согы бетә, ә без бу процессны туктатабыз. Ул чыбыкта кала, аннары тәлгәшләрдә шикәр туплана башлый. Виноград куакларын кыскартканда үги ботакларны кисәбез, аларны юкка чыгарабыз. Монда да аларны жәлләп тору кирәкми. Никадәр күбрәк киссәң, шулкадәр яхшы. Тәлгәшләр җитешсен өчен ике метр рәхәтләнеп җитә, – ди Рөстәм Гомәров.
Җимешләр тизрәк өлгерсен өчен аларга кояш нурлары үтеп керерлек шартлар тудырырга кирәк. Җиләкләрне ачабыз, аскы яктагы җимешләрне каплап торган яфракларны кисәбез. Алар шикәрне тизрәк җыя башлыйлар. 
Виноград куакларын корткычларга һәм чирләргә каршы препаратлар белән эшкәртүне дә онытмаска кирәк.

 / Фото ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан алынды.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X