Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Вируска каршы киртә 

Июль һәм август айларында Самара һәм Түбән Новгород өлкәләрендә дуңгызларның африка чумасы очраклары кискен артып киткән, кайбер җирлекләрдә карантин да игълан ителгән. Дуңгызлардагы африка чумасы таралу куркынычы безнең республика, шул исәптән Тукай районы өчен дә өчен бик актуаль мәсьәлә. Бердән, әлеге өлкәләр безнең республика белән чиктәш, һәм безнең җирләр аша үтүче М-7 трассасы инфекция таралу куркынычын арттыра. Икенчедән, район территориясендәге эре дуңгызчылык комплекслары зыян күрергә мөмкин. Шуңа күрә, дуңгыз малы асраучыларга бик сак булырга кирәк.  Саклану чаралары турында тулырак мәгълүмат бирүләрен сорап, без Россельхознадзорның ТР идарәсе өлкән инспекторы Александр Литвинов белән Тукай районы ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ленар Хәйбуллинга мөрәҗәгать иттек. 

Малларны чирдән саклый белегез

Александр Литвинов белдергәнчә, узган атнада гына Нурлатта сатудагы дуңгыз итендә африка чумасы вирусы табылган. Әлеге продукциянең Самара өлкәсеннән килгән булуы мөмкин, чөнки дуңгызларның африка чумасы буенча төп куркыныч шуннан яный: ел башыннан хәзергә чаклы йөздән артык очрак теркәлгән. Түбән Новгород өлкәсендә дә авыру табылу очраклары билгеле. 
Белгечләр инфекция таралуның сәбәбен профилактика эшенең тиешенчә оештырылмавыннан күрә. Әлеге хәл контрольдә тотылса да, мал асраучыларга саклык чаралары турында онытырга ярамый. 
Әлеге йогышлы чир йорттагы һәм кабан дуңгызларында була. Дәвалауга бирешми, малларны үтерә торган яман авыру ул. Азык, тирес, терлек үләксәсе, шулай ук бетләр аша сәламәт малларга күчә. Шуңа күрә авылларда, ферма, азык базалары тирәсендә кабаннар күргәндә, хайван үләксәләренә тап булганда, кичекмәстән ветеринария хезмәтенә хәбәр итәргә кирәк. Хайван үләксәсендә вирус ике ай, катырылган ит түшкәләрендә дистә елга кадәр яшәргә сәләтле. Ул физик һәм химик тәэсирләргә бирешми, пешерелгән дуңгыз итендә дә саклана. Ә чирле дуңгызлар, исән калсалар да, үлгәнче вирус йоктыручы булып саналалар.
Хайваннарны тиешле тәртиптә ветеринария белгечләренең күзәтүе оештырыла. Авыруларга каршы вакциналар вакытында ясалырга тиеш. Ә инде чума иярмәсен һәм таралмасын өчен кискен чаралар күрергә кирәк. Африка чумасы күзәтелгән төбәкләр белән алыш-биреш итү тыела. Дуңгызчылык хуҗалыкларын вакытында «ябык» эш режимына күчерү таләп ителә. Махсус санпропускниклар урнаштырырга, хайваннар асрала торган корпусларга чит кешеләрне кертүне, махсус эшкәртелмәгән кирәк-яраклар алып керүне яки транспорт чараларының кереп-чыгып йөрүен тыярга кирәк. 
Шәхси ярдәмчел хуҗалык ияләренә дуңгызларын урамга, көтүлеккә чыгарып йөртмәскә, башка хайваннар янына якын китермәскә киңәш ителә. Ашату өчен азыкны африка чумасы күзәтелгән төбәкләрдән алырга ярамый. Азык-төлек калдыкларын 70 градуска кадәр җылытканнан соң гына бирергә, сугым калдыкларын бөтенләй ашатмаска киңәш ителә. 
Дуңгыз абзарларын һәм азык саклана торган биналарны һәр ун көн саен канэчкеч бөҗәкләргә каршы эшкәртергә, кимерүчеләргә каршы даими көрәш алып барырга киңәш ителә.
Дуңгыз малын сатып алганда бик сак булу хәерле. Ветеринария документлары тәртиптә булсын. Йогышлы авырулар ияртү яки тарату куркынычы булмаган, санкцияле сәүдә итү урыннарына гына ышанырга ярый. Малны алып кайтуга ветеринария хезмәте органнарында, авыл җирлегендә теркәргә кирәк. Башка маллар янына керткәнче ул карантинда тотылырга тиеш. 
Мал караучыларның саклык чараларын үтәве мәҗбүри. Әйтик, урманда йөреп, җиләк, гөмбә җыеп кайтканнан соң, маллар янына керер алдыннан алар өс-башларын, аяк киемнәрен алыштырырга, кулларын дезинфекцияләргә тиеш. 
Малны сую тәртибе турында онытырга ярамый. Чалынасы малны ветеринария хезмәткәрләренә алдан тикшертергә кирәк. Сугым цехлары эшли: Түбән Суыксу җирлегендә икәү, Сидоровкада берәү – маллар бары шунда суелырга тиеш. 

Реклама

 

Чир билгеләре күренгән очракта ни эшләргә?

Хайваннарның хәлен, тышкы кыяфәтләрен күзәтеп торырга кирәк. Авыру йоктырган терлек ашамый башлый, арткы аяклары тотмас була. Бот, корсак, муен тиресендә, колак төбендә, койрыгында кызыл-шәмәхә таплар барлыкка килә. Беренче көнне үк үләргә дә мөмкин. Инфекция бик тиз тарала һәм хуҗалыктагы барлык дуңгызларның үлеменә китерә. 
Малларда шикле бил-геләр күренү белән, мал иясеме ул, хуҗалыктагы җаваплы белгечме, – ашыгыч рәвештә Россель-
хознадзорның ТР идарә-сенә (Чаллыдагы телефон: 8 (8552) 71-25-35) һәм дәүләт ветеринария хезмәтенә хәбәр бирә. Белгечләр килгәнче, авыру дуңгызларны шул ук абзарда аерып урнаштыра. Хайван, кош-корт суюны, ит яки башка терлекчелек продуктларын читкә чыгаруны һәм сатуны туктата. Шул рәвешле ашыгыч чарлар күрел-мәсә, нәтиҗәләр аяныч булачак.

 / Фото район ветеринария берләшмәсеннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев