Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татар яшьләре көннәре

2-6 сентябрьдә Казанда утызынчы тапкыр татар яшьләре көннәре узды. Быелгы чарада Русиянең 32 төбәгеннән һәм Татарстанның 17 районыннан барлыгы 180 яшүсмер катнашты, дип хәбәр итә Азатлык радиосы сайты. 

Татар яшьләре көннәренең төп максаты — чит илләрдә һәм Русиянең төрле төбәкләрендә яшәүче татар яшьләре арасында милли кыйммәтләрне пропагандалау, туган телгә һәм халкыбыз тарихына кызыксыну уяту. Оештыручыларның белдерүенчә, Татар яшьләре көннәре гади фестиваль яисә форум гына түгел, ул татар яшьләренең бер хәрәкәте булып тора. «Монда катнашкан яшьләр бу хәрәкәттә кайный башлый. Йә дусларын таба, йә ниндидер проектларын эшли. Кемдер гаилә кора. Бу чарада катнашучылар ул көннәрне онытмый. Элеккеләр хәзер килә торган яшьләр белән үз фикерләре, теләкләре белән бүлешә, һәрдаим безне күзәтеп карап бара», – ди «Идел» яшьләр үзәге җитәкчесе Ләйсән Сафина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев