11 ноябрь 2020 яңалыклары
-
Электр баганасын аударган
9 ноябрь көнне иртәнге сәгать 6да Кама поселогында «Лада Гранта» автомобиле руле артына утырган 46 яшьлек ир-ат, идарә итүне югалтып, электр баганасына бәрелә һәм әйләнә. Багана ава, җимерелә.
-
Без КВН уйныйбыз
Калмаш, Куады, Боерган, Күзкәй, Борды, Түбән Суыксу, Биклән, Бәтке, Мәләкәс, Иштирәк, Калмия, Новотроицкое авыллары һәм Круглое Поле поселогы командалары катнашында зона турлары үтте. Егет-кызлар сәламләү, разминка һәм музыкаль өй эше бәйгеләрендә үзләрен сынадылар. Иң яхшы командалар гомуми баллар буенча билгеләнәчәк һәм финалга сайланачак. КВН яшьләр тормышында нинди роль уйный? Алар командага җиңел киләме?
-
Игътибар: яшьләр өчен бәйге!
Тукай районы яшьләре арасында конкурс игълан ителде. Әлеге бәйгенең исеменнән аңлашылганча, аның кысаларында төрле юнәлешләрдә иң яхшы проект тәкъдим итүчегә Тукай муниципаль районының акчалата бүләге тапшырылачак.
-
Каз – тәмле ит кенә түгел...
Туй, никах, балага исем кушу, Коръән ашларын үткәргәндә өстәлләр милли ризыклардан сыгылып тора. Баллы чәкчәк чәй тәме булса, каз ите кушып пешерелгән токмачлы аш һәм шулпалы ит бәлеше, какланган каз калҗасы – табын күрке. Бу ризыклар хуҗаларның уңганлыгы-булганлыгы хакында да сөйли. Казлар үстерелә торган хуҗалыкның үзенә күрә яме була. Кыр казлары һаваларны ярып, каңгылдашып җылы якларга киткәндә йорт казларының башларын кыңгыр салып, күз карашы белән үз таифәләрен озатып калулары, каз өмәләре... Бу күренешләр безнең дә – хатын-кыз таифәсенең дә күңелен җилкетә.
-
Кайда күпме сөт савалар?
Тукай районы авыл хуҗалыгы идарәсе мәгълүмат-ларына караганда, тәүлеклек савым күләме ягыннан Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе алда, биредә әлеге күрсәткеч 13500 кг тәшкил итә.
-
Чөгендер казылып бетте
«Агрокөч» холдингы шикәр чөгендерен казуны тәмамлады.
-
Татарстанда туристлык хезмәтләренә карата шикаятьләр саны ике тапкыр арткан
Күп мөрәҗәгатьләр коронавирус пандемиясе аркасында турист сәфәрләренең юкка чыгуына бәйле.