Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Без КВН уйныйбыз

Калмаш, Куады, Боерган, Күзкәй, Борды, Түбән Суыксу, Биклән, Бәтке, Мәләкәс, Иштирәк, Калмия, Новотроицкое авыллары һәм Круглое Поле поселогы командалары катнашында зона турлары үтте. Егет-кызлар сәламләү, разминка һәм музыкаль өй эше бәйгеләрендә үзләрен сынадылар. Иң яхшы командалар гомуми баллар буенча билгеләнәчәк һәм финалга сайланачак.  КВН яшьләр тормышында нинди роль уйный? Алар командага җиңел киләме? 

Людмила Адамова, 
Мәләкәс мәдәният йорты директоры, 
«Супер керәшен» командасын әзерләүче:

– Безнең команда 1998 елда беренче чыгышын ясады. Мактанып әйтмим, ул вакытта район җитәкчелеге безгә «Четыре татарина» командасын алыштырырлык дип бәя биргән иде. Ул вакыттагы состав инде әллә ничә мәртәбә яңартылды. Ә яшьләребез һәрвакыт шулай актив булып кала килде. Безнең балалар, гомумән, кечкенәдән сәхнәдә уйнап үскән, аларны җыю да авырлык тудырмый, һәр нәрсәне үзләре белеп башкаралар. Командада хәзер 8 кеше. Алар арасында мәктәп укучылары да, авыл яшьләре дә бар. Җирлектә 10 елдан артык инде «Кәмит-компания» дигән миниатюралар театры эшли. Анда йөрүче егетләр дә КВНга кушылды. «Өй эше»н без башта авыл тамашачысына күрсәттек, алар бик рәхәтләнеп карады.
Ә КВНга материал җыю авыр эш. КВН ул ул үз авылыңдагы, үз районыңдагы кимчелекләрне күрсәтергә тиеш. Шуның белән бәйле рәвештә жюрида да авыллардагы, райондагы проблемаларны якыннан белгән кешеләр утырса бик яхшы булыр иде. 
Ә КВНнар алга таба да дәвам итсен, яшьләребез актив булсын, жюри гадел бәя бирсен, яшьләрне киләчәк уеннарга рухландырсын иде. 

 

Альмира Ситдыйкова,
 Күзкәй мәдәният йорты директоры:

– Командабызның исеме «Катык». Анда 15тән 19 яшькә кадәрге 6 кеше. КВНда без беренче тапкыр гына катнашмыйбыз. Узган ел яшьләр уенның асылын аңлап бетермәделәр, быел исә җиңелрәк: алар текстларны үзләре яздылар, репетицияләргә теләп килделәр. 
Визиткада ТАССРның 100 еллыгы темасын алдык. «Разминка»да без вакыт регламентын төгәл үтәдек, сорауларга тиз һәм оста итеп җавап бирдек. «Өй эше»ндә «Угадай мелодию» тапшыруы аша Салават Фәтхетдинов, Зөлфия Шакирова, Айдар Галимов кебек татар җырчыларын күрсәттек. Сәхнәдән төрле темага шаярулар яңгырады. Ахырдан «Мин яратам сине, Татарстан» җырының үзгәртелгән варианты астында тамашачыларга 100 шар, 100 чәчәк һәм 100 бокал лимонад тараттык. Безгә бу уенда катнашу бик ошады. Команда әгъзаларының Казанга барып, анда да үз көчләрен сынап карыйсылары килә. 
КВНны яшьләр өчен кирәк дип саныйм. Ул аларны иҗатка тарта, коллективлыкны үстерә, сөйләмне, фикерләүне яхшырта, тормышка яңалыклар кертә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев