Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Каз – тәмле ит кенә түгел... 

Туй, никах, балага исем кушу, Коръән ашларын үткәргәндә өстәлләр милли ризыклардан сыгылып тора. Баллы чәкчәк чәй тәме булса, каз ите кушып пешерелгән токмачлы аш һәм шулпалы ит бәлеше, какланган каз калҗасы – табын күрке. Бу ризыклар хуҗаларның уңганлыгы-булганлыгы хакында да сөйли. Казлар үстерелә торган хуҗалыкның үзенә күрә яме була. Кыр казлары һаваларны ярып, каңгылдашып җылы якларга киткәндә йорт казларының башларын кыңгыр салып, күз карашы белән үз таифәләрен озатып калулары, каз өмәләре... Бу күренешләр безнең дә – хатын-кыз таифәсенең дә күңелен җилкетә.

Калмия авылы хатын-кызлары казны аеруча яратып үстерә. Фирдания Галимҗанова илле бройлер тавыгы һәм егерме каз үстергән. «Үз хуҗалыгыңда үскән кош итенә ни җитә! Аның шулпасы да хуш исле, тәмле була. Тавык итеннән пешкән шулпа авыруларга һәм операция кичергән кешеләргә тернәкләнергә ярдәм итә, көч кертә. Каз – ул инде деликатес, аның бавыры, бүтәкәсе дә бик тәмле була. Беренче, икенче ашларга, ит бәлешенә һәм өчпочмакка да бераз гына булса да каз ите кушсаң, телеңне йотарлык була», – ди ул. Уңган хуҗабикә көн саен үзе генә берничә каз эшкәртсә дә казларын йолкып, чистартып бетергән булыр иде. Ләкин ул бу күңелле мәшәкатьне йолабызга туры китереп, матур бәйрәм итеп уздырырга ниятләгән. Каз өмәсенә килгән уңган ханым – Калмия авылы мәдәният йорты директоры Ләйсирә Сәхибҗанова: «Каз өмәсе – милли гореф-гадәтебез, гасырлар буе яшәп килүче матур традициябез. Бергәләшеп җырлый-җырлый эшләве ни тора! Каз өмәсен көтеп алабыз. Каз өмәсе безнең өчен күңелле мәшәкать тә, сыйлану-кунак булу да, үзара аралашу чарасы да. Каз ул очраштыра, аралаштыра. Эшнең җаен белгән, күпләп каз үстерүче уңганнар өчен керемле эш тә», – ди. 
Казга ит, мамык чыганагы итеп кенә карамаган халкым, чөнки каз өмәсе – зур мәгънәгә ия бәйрәм. Үсмер чагыбызда – мәктәптә укыган елларда каз өмәсен көзге каникул чорында ясыйлар иде. Күрше-тирә алдан бер-берсе белән сөйләшеп, кемнең кайсы көнне өмә үткәрәчәген белешеп куя. Кызлар, яшь киленнәр, апалар каз өмәсен көтеп алалар. Ул олы бәйрәмгә әверелә. Каз өмәсе яучылык ролен дә үти торган бәйрәм булган элекке чорларда. Күпме яшь парлар бер-берсен каз өмәсендә тапкан ул чакларда! Каз өмәсе – фольклорыбызны саклау чарасы да ул. Татар халык җырларын башкару, җор теллелектә сыналу, кызык-мызык хәлләр... Рәхәт итеп, тәмен белеп эшли һәм күңелле-файдалы итеп ял итә белгән халкымның иң матур йоласы – каз өмәләре гөрли авыл җирлекләрендә. 
Фирдания белән Азат Галимҗановларга каз өмәсенә гомер буе бер-берсенә ярдәм итеп яшәүче Фирдания Нургалиева, Гөлшат Тимербаева, Ләйсирә Сәхибҗанова килгән. Хуҗабикә дә, ярдәмгә килгән кызлар да казны оста йолкыйлар. Каз түшкәләре шалкан кебек, өч-дүрт килограмм авырлыкта, ә мамыгы аккошныкыдай ап-ак, чип-чиста. «Аллаһ көч-куәт бирсен. Бәрәкәтле ризык булсын. Әби-бабайлар гомер-гомергә бер-берсенә ярдәм итеп, өмәләр оештырып яшәгән. Өй күтәрү, печән чабу, каз-кош йолку-чистарту, мал чалуны өмә итеп үткәргән. Күркәм традициябезне саклыйсыз, афәрин!» – дим. Кызлар бер-берсен бүлә-бүлә бала вакытларында, үсмер чакларында каз өмәләренә йөрүләре хакында сөйлиләр. «Авыл халкы казны тәкъва, күркәм холыклы кешедән чалдырырга тырыша иде. Каз-кош, мал чалучы ир-ат чистарынып, «Бисмилләһи, Аллаһу әкбәр!» дип әйтә – ите бик тәмле була. Аннан соң, халкыбызда «кулы тәмле» дигән гыйбарә дә бар. Дөрес ул. Тешен кысып чалса, ит каты була дип тә әйтәләр. Элек каз асрамаган йорт булмады. Яз көне икешәр, өчәр оя каз утырталар иде. Бала вакытта бәбкәләрне әбиләр белән болында саклап үстердек. Каз оясы сыек тал чыбыгыннан үрелгән була иде. 

Өйдә, сиртмәле карават астында, мамыктай йомшак салам түшәлгән ояда ана каз йомырка өстендә утыра. Май аенда бәбкәләр чыга. Ата казның сөенеченең иге-чиге юк. Беренче тапкыр бәбкәләрен күргәч ата каз бии. Ул күренешләр хәтердә саклана. Болары инде үткәндә генә калды. Тормыш, яшәеш үзгәрде – кул хезмәте азайды, авылда да күпчелек эш механикалаштырылган. 
Хәзер каз бәбкәләрен инкубаторныкын алабыз. Каз утыртып бәбкә чыгару йоласы, кызганыч, бетеп бара шул», – диләр өмәчеләр. – Инкубаторныкы, ни генә әйтмә, өйдә ана каз утырып чыгарганнан кайсыдыр ягы белән аерыла инде. Казларым һәрвакытта да ризыкны кулдан йолкып алырдай булып ашыйлар иде. Быелгылары, нишләптер, куркаграк булдылармы, әллә артык әдәплеләр идеме, – ди Фирдания ханым уенын-чынын бергә кушып. – Бәбкәләремә ипи җебетеп ашатам. Алар чирәмне аеруча яратып ашыйлар. Бераз үсә төшкәч, бәрәңге белән бодайны учакта пешерәм дә, төеп ашатам – шуны үлеп яраталар. Тәфсилләп ашатсаң, яхшы итеп сыйласаң – ите дә тәмле була! – ди хуҗабикә. 
 – Минем әнием дүрт ояга ана каз утыртып, утызар каз үстерә иде. Кычыткан бик файдалы дип, агач улакта сусыл, итләч үсемлекне махсус балта белән вак итеп чабып, өстенә он сибеп ашатып үстерә торган иде. Яшел үлән беткәч, җәйдән җыеп калдырылган кычыткан орлыгын азыкларына кушып биргәне хәтеремдә. Ул вакытта тавык, каз, үрдәкләрнең чирләгәнен дә хәтерләмим. Бәлки шул алымны куллану кирәктер, – дим. Өмәчеләр фикеремне дәррәү күтәреп алалар: «Буыннан буынга тапшырыла килгән ысулларны куллану дөрес инде ул. Табигый азык белән тукланган каз-кошның ите бер яктан тәмле булса, икенчедән, ул файдалы да. Әби-баба сүзенә колак салган кеше оттырмый, – диләр. – Быел көз аеруча матур килде. Казлар соңгы көнгәчә яшел үләннән өзелеп тормады – итләре витаминга бай булачак, – диләр каз түшкәләрен сыйпап. – Каз мамыгы чиста, коры булсын өчен чалырга бер-ике көн кала асларына салган саламны еш алыштырабыз, коендырмыйбыз. Каз мамыгыннан ясалган мендәр күпереп, кабарып тора. Килен бирнәсен табигый чималдан ясалган мендәрләрдән башка күз алдына да китереп булмый. Шуның өчен каз асраган кешеләргә алдан ук заказ биреп куялар. Менә бу мамыктан берничә пар мендәр чыгачак. Канат астындагы хәрам йонын аерым җыеп барабыз да яндырабыз. Таба ашлары әзерләгәндә куллану өчен каурыйларыннан май канаты ясыйбыз. Быел кар яуганны көтеп тормыйча дөрес эшләдек. Үзвакытында чалсаң казның шырпысы булмый. Һәр эшне үзвакытында башкару хәерле. Каклаган каз – бик тансык ризык, ул – кунак сые, күчтәнәч итеп бирү өчен дә затлы ризыклардан санала. Фирданиябез бу четерекле эшне бик оста башкара. Ул каклаган казлар телеңне йотарлык була», – диештеләр өмәче кызлар.
Өмәчеләрне мул табын көткәнлеген белдереп, аш бүлмәсеннән борыннарны кытыклап шулпалы каз бәлеше исе килә иде. 
Матур традиция-ләребез саклана торган авыллар булганда милләтебез дә яшәр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев