Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кайда күпме сөт савалар?

Тукай районы авыл хуҗалыгы идарәсе мәгълүмат-ларына караганда, тәүлеклек савым күләме ягыннан Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе алда, биредә әлеге күрсәткеч 13500 кг тәшкил итә.

Сәйдәшлеләр бер сыердан 19,3 кг сөт савып ала. Әмма бу район буенча иң зур сан түгел, икенче урын күрсәткече булып тора. Өченче урында «Вилданов» крестьян-фермер хуҗалыгы, биредә һәр сыердан 14,6 кг сөт савып алына. Ә менә иң сөтле сыерлар «Ирек»тә: һәркайсы тәүлегенә уртача 31,4 кг сөт бирә, бу узган елгыдан 8,6 килограммга күбрәк. Тәүлеклек сөт күләме «Гигант»та 9000 кг, «Парадиз»да 8563 кг, «Р-Агро»да 8200 кг тәшкил итә. Ә район буенча тәүлеклек савым 79000 кг – бер сыердан 14,5 кг сөт савып алына.   
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев