Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Игътибар: яшьләр өчен бәйге!

Тукай районы яшьләре арасында конкурс игълан ителде. Әлеге бәйгенең исеменнән аңлашылганча, аның кысаларында төрле юнәлешләрдә  иң яхшы проект тәкъдим итүчегә Тукай муниципаль районының акчалата бүләге тапшырылачак.

Конкурс яшьләрнең көчен файдалы гамәлләргә юнәлдерү, иҗади активлыгын арттыру максаты белән оештырыла. Аны үткәрү турындагы нигезләмәдә күрсәтелгәнчә, бәйгедә Тукай районы авыл җирлекләрендә теркәлеп яшәүче яки Тукай муниципаль районы предприятие һәм оешмаларында эшләүче 16-35 яшьлек кешеләр катнаша ала. Җиңүчеләр нигезләмәдә күрсәтелгән юнәлешләрдә билгеләнә. 
Әлеге конкурста катнашу өчен гаризаларны 2020 елның 10 декабренә кадәр яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегенә түбәндәге адрес белән юлларга кирәк: Яр Чаллы шәһәре, Муса Җәлил проспекты, 46нчы йорт. Электрон почта:  ilnur.G@tatar.ru.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев