11 сентябрь 2019 яңалыклары
-
Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре иртәнге алтыда ачыла
"Бәяләр узган елгы дәрәҗәдә сакланыр дип уйлыйм", - диде ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының азык-төлек базарын үстерү бүлеге җитәкчесе.
-
Сарман юлында тагын һәлакәт
8 сентябрьдә көндезге сәгать 3 тулгач Яр Чаллы – Сарман трассасының җиденче километрында «Лада-Гранта» автомобиле белән «БМВ» машинасы бәрелешә.
-
WorldSkills халыкара эксперты: “Безгә Шанхайда реванш алу бурычы куелды”
Ярышларда катнашучыларның күбесе Россия Федерациясе җыелмасының тренерлар штабын тулыландырачак.
-
Илһам фестивале
Тукай районы хакимияте, Рәшит Ваһапов исемендәге фонд белән берлектә мәшһүр җырчы Илһам Шакиров истәлегенә багышлап «Китмә, сандугач!» исемле фестиваль оештыра. Әлеге чара 14 сентябрьдә безнең районда – җырчының туган авылы Яңа Бүләктә башланып китә. 8 октябрьдә Казан филармониясендә, 27 октябрьдә Мәскәүдә, 13 ноябрьдә Уфа шәһәрендә концертлар булачак.
-
«Дубравушка»да янгын
6 сентябрьдә иртәнге сәгатьләрдә бердәм диспетчерлык хезмәтенә «Дубравушка» бакчачылык ширкәтендә янгын чыгуы турында хәбәр килә. Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә ут бакча йортын тулысынча ялмап алган була. Урам капкасын ачуга коткаручылар җирдә яткан, шактый янган ир-ат гәүдәсенә тап булалар.
-
Ашыгыч ярдәм машинасы кайтты
Шушы көннәрдә республиканың район үзәк дәваханәләренә яңа ашыгыч медицина ярдәме автомобильләре бирелде.
-
Уңыш буенча без лидер
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, районда барлык культуралар 82 процент мәйданда җыелган.
-
«Якты юл»га язылу башланды
2020 елның беренче яртысы өчен «Якты юл» («Светлый путь») газетасына язылу башланды.