9 декабрь 2016 яңалыклары
-
«Кыш бабайга хат» бәйгесенең беренче катнашучылары бар
«Якты юл» газетасы «Кыш бабайга хат» дип аталган Яңа ел алды бәйгесе игълан итте. Бәйгенең төп максаты - үзенчәлекле итеп Кыш бабайга хат язу. Районда сүзгә үткер, тапкыр, шаян кешеләр яши. Яше-карты шигырь дә яза, такмак та чыгара, мәзәген дә әйтеп бирә. Аларның хатлары да, һичшиксез, үзенчәлекле булырга тиеш дип...
-
Бер авылдан ике Герой
9 декабрь - Россиядә Ватан Геройлары көне буларак билгеләнеп үтелә. Бу көнне без сугыш елларындагы батырлыклары һәм тыныч вакыттагы казанышлары өчен югары дәүләт бүләкләре белән билгеләнеп үтелгән ватандашларыбызны хөрмәтлибез. Советлар Союзы һәм Социалистик Хезмәт Геройлары исемнәренә лаек булучылар арасында якташларыбыз да бар. Әйтик, Казаклар авылында туган ике герой - Нурми...
-
«Ышаныч телефоны»на шалтыратырга була
Коррупция очракларына тап булсагыз, Тукай муниципаль районының «ышаныч телефоннары»на шалтыратып, бу турыда хәбәр итәргә була. Телефон: 8 (8552) 70-21-35, прокуратура: 8 (843) 291-19-25, Эчке эшләр министрлыгы: 8 (843) 291-20-02.
-
Быел ЮХИДИ хезмәткәрләренә ришвәт бирүчеләр күп теркәлгән
Район прокуроры ярдәмчесе Рөстәм Яхинның хәбәр итүенчә, 2016 елның 9 аенда җирле үзидарә органнары тарафыннан 384 норматив-хокукый акт кабул ителгән. Әлеге документларның 138ендә коррупциягә каршы көрәш турындагы закон үтәлми дип табылган. Норматив-хокукый актлар проектлар, Совет комиссияләрендә каралганчы, район прокуратурасында коррупциягә каршы экспертиза уза. 9 айда прокуратурада 453 проект өйрәнелгән. Алардан...
-
«Питрау» фольклор коллективының 30 ел буе югалмаган үз йөзе бар
Районның фольклор коллективлары арасында берәүне дә кабатламый торган үз йөзләре бар аларның. Нинди генә мәдәни чара булмасын, сәхнәне җанландыра, баскан урыннарында ут чыгара беләләр. Сүзем Мәләкәс авылының «Питрау» халык фольклор коллективы турында. Быел бу иҗат ансамбленең эшли башлавына 30 ел тулды. Олы юбилейларын питраулылар 11 декабрь көнне зурлап билгеләп үтәләр.