Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

«Питрау» фольклор коллективының 30 ел буе югалмаган үз йөзе бар

Районның фольклор коллективлары арасында берәүне дә кабатламый торган үз йөзләре бар аларның. Нинди генә мәдәни чара булмасын, сәхнәне җанландыра, баскан урыннарында ут чыгара беләләр. Сүзем Мәләкәс авылының «Питрау» халык фольклор коллективы турында. Быел бу иҗат ансамбленең эшли башлавына 30 ел тулды. Олы юбилейларын питраулылар 11 декабрь көнне зурлап билгеләп үтәләр.

Мәләкәстә - керәшен мәдәнияте үзәге?

Бәйрәм Мәләкәснең үзендә, авылның мәдәният йортында булачак. Анда башкалабыздан һәм Зәй шәһәреннән дәрәҗәле кунаклар, Казаннан атаклы «Бәрмәнчек» фольклор ансамбле килер дип көтелә.

Мәләкәс - районда керәшеннәр иң күп урнашкан авыл җирлекләренең берсе. Районның керәшеннәр җәмгыяте башлыгы Михаил Мифодеев үзе дә Мәләкәстә яши. Керәшен мәдәниятен, гореф-гадәтләрен бик яхшы белүче, аларны саклауга үзеннән зур өлеш кертүче шәхес. Ул авыл җирлеге башлыгы булып торган елларда да «Питрау» коллективы белән аңлашып эшләде, мәдәният хезмәткәрләренең бер үтенечен дә кире какмады. Ансамбльнең оешу вакыты да Михаил Васильевичның авыл советына килгән елларына туры килә. Хәзер дә ул «Питрау»лыларның олы киңәшчесе, таянычы. Гомумән, керәшен мәдәниятен югалтмау, аны үстерү бу җирлектә беренче планга куелган. Шуларны истә тотып, киләчәктә Мәләкәс авылы мәдәният йортын районның керәшен мәдәнияте үзәге итү фикере дә бар.

Ә халыкның мәдәнияте, гореф-гадәтләре иң беренче чиратта нәкъ менә шушы «Питрау» кебек фольклор коллективлар аша саклана, ныгый. Алар инде 30 ел дәвамында шушы изге хезмәттә. Ул еллар эчендә коллективка кемнәр генә килмәгән, ләкин аларның берсе дә «Питрау»ның йөзен югалтмаган, кыйбласын үзгәртмәгән.

Тәүге адымнар

Коллективның беренче тапкыр чыгыш ясавы җәй аена - нәкъ менә Питрау көннәренә туры килә. Ул вакытта үзешчәннәр басуда игенчеләр каршында концерт куялар. Беренче адымнар Питрау бәйрәмендә ясалганга күрә яңа оешкан коллективны да шул исем белән атыйлар. Ансамбль белән җитәкчелек итүне Алабуга культура-агарту училищесын тәмамлап, туган авылына эшкә кайткан Раиса Прохорова үз кулына ала. Аннары, 1985 елның февралендә, шушы ук коллектив авылдашларына «Солдат хатлары уку» композициясен тәкъдим итә. 1986 елда «Питрау» белән Мәләкәс мәктәбенең оештыру эшләре буенча директор урынбасары Анна Анисимова җитәкчелек итә башлый. «Ул милли аң уянган, укытучылар алдына бала тәрбияләүдә яңа бурычлар куелган чорлар иде. Мин әлеге бурычны халык иҗаты аша тормышка ашырырга булдым. Авылда искиткеч зиһенле, матур сөйли, җырлый торган өлкәннәр барлыгын белә идем», - дип сөйли Анна Михайловна.

Эштән кайта да, кичке сәгать 5тә, магнитофон күтәреп, өйләр буйлап чыгып китә ул. Әбиләрдән керәшен җырларын җырлатып, йолаларны сөйләтеп, тасмага яздыра. Беренче сәхнә күлмәкләрен дә үз куллары белән тегә. Әнисенең борынгы алъяпкычларын, күлмәкләрен өлге итеп ала. Бизәнү әйберләре дә чын була аларның. «Коллективта буыннар бәйләнешен булдыру иң беренче максатым иде. Шуңа күрә әби-бабай белән бергә, әти-әниләр дә, оныклар да килде. 30 кешедән торган ансамбльдә 7 яшьлеге дә, 70тәгесе дә бар иде. Иң мөһиме: берәүне дә коллективка мәҗбүриләп кертмәдек, барысы да үзе теләп алынды. Шунысына сөенәм: буыннар бәйләнеше «Питрау»да бүген дә югалмый. Һәм, әйтергә кирәк, еллар үткән саен питраулылар тагын да зуррак уңышларга ирешәләр», - ди Анна Михайловна.

1990 елда беренче мәртәбә «Туган ягым - яшел бишек» республика фестивалендә катнашып дипломант исеме алалар. 1991 елда Казанда бөтенсоюз халык иҗаты фестивалендә лауреат булалар. Ул чорларда һәр елны Казанда, Яр Чаллыда һәм республиканың башка шәһәрләрендә конкурс-фестивальләрдә катнашалар. Казан телевидениесе алар әзерләгән «Мәләкәстә Питрау бәйрәме» күренешен тасмага төшереп һәм тамашачылар соравы буенча берничә мәртәбә күрсәтеп, мәләкәслеләрне республикага гына түгел, чит төбәкләргә дә таныта. Дуганы бистәр белән урап, «өчле ат» ясап, «Эх, Мәләкәс урамнары...» дип сәхнәгә чыгучыларны күпләр хәтерлидер әле. «Питрау»ның данын әнә шулай итеп еракларга җиткергән, тынгысыз җанлы Анна Анисимова коллектив белән 1997 елга кадәр җитәкчелек итә.

Ул еллар солистларыннан Александра Моисеева, Анна Иванова, Татьяна Терентьева, Агафья Липатова, Мария Липатова, Анастасия Никифорова, баянчы Михаил Тимофеев, Евдокия Пантелеева, Евдокия Трофимованы сагынып искә алалар бүгенге «Питрау»лылар. Кызганычка, аларның күпчелеге инде якты дөньяда юк. Аннары ансамбльгә Анна Петухова, Анна Буханова, Венера Вуклова, Александра Моисеева, Ксения Иванова, соңрак Нәсхәт Хәйретдинов, Николай Евграфов, Анна Васильева кушыла.

Буыннар бәйләнеше бүген дә саклана

Анна Анисимовадан соң коллектив белән Рима Сәмигуллина җитәкчелек итә. Ул эшләгән елларда ансамбльгә балалар аеруча күп тартыла. 1998 елда «Питрау» клубта сәнгать җитәкчесе булып эшләүче Людмила Адамова кулына күчә. Зур чаралар ул елларда да тукталып тормый, якын-тирә шәһәрләргә һәрдаим йөреп торалар, күпләгән фестиваль-конкурсларда үзләрен күрсәтәләр. 1999 елда «Туй йоласы»н районга чыгаралар. Балаларның үсеп, олы тормышка чыкканнарын, буыннар алмашын күрсәткән бик эчтәлекле программа була ул. Аннары «Питрау»лыларны Зәйгә, Казанга чакыралар. «Керәшенем - асыл бизәгем» фестивалендә катнашып, зур уңышка ирешәләр. Мамадыш районында Җөри Питравында, Зәй районында Кашкатауда күп тапкырлар чыгышлар ясыйлар, Менделеев районы Гришкино авылына «Изге Тройсын»га баралар. «Чыннан да, безнең үз йөзебез, гадилегебез бар. Иҗат фестивальләрендә дә жюри нәкъ менә шушы сыйфатларга игътибар итә. Ә аларны сакларга озак еллар коллективыбызга тугры солистларыбыз ярдәм итә. Алар арасыннан ансамбль оешкан көннән алып бүгенгә кадәр эшләүче Роза Семенованы, соңрак килгән Анна Буханованы, Венера Вуклованы, Нәсхәт Хәйретдиновны, Ксения Иванованы, Николай Евграфовны билгеләп үтәр идем мин. Яшьләрдән Алёна Адамова, Валерий Анисимов, Игорь Карамзин, Регина Малахеева... Алар инде бакча яшеннән үк безнең белән. Самойловлар, Карамзиннар, Адамовлар, Трофимовлар, Прокопьевлар, Саттаровлар гаиләләре белән ансамбльдә», - ди Людмила Николаевна.

Балалар иҗаты аеруча сокланырлык

Үзләрен сәхнәдә шулкадәр килешле тоталар алар. «Ләкин уңыш болай гына килми, балалар белән даими эшләргә кирәк. Роза Петровна алар белән автобуста барганда да репетиция үткәрә», - ди Людмила Николаевна. Алар исәбендә «Туым җондызы», «Балалар фольклоры», «Кубанский казачок», «Иске Казан» түгәрәк уены, «Шома бас» һәм тагын бик күпләгән республика һәм Россия күләмендәге фестивальләр. Бүген «Питрау»ның балалар төркеменә 16 укучы йөри. Олеся Афанасьева, Лиана Самойлова, Мария Адамова, Вероника Савдерякова, Антонида Асанова, Юля Попова, Марина Сулагаева, Артур Трофимов, Аделина Петрова ансамбльдә кече яшьтән үк шөгыльләнәләр. «Ата-аналар безгә бик ярдәмле, костюмнар тектергәндә дә, транспорт чыгымнарын түләргә дә каршы килмиләр. Бу бик мөһим. Алар ризалык бирмәсә, без читкә чыга алмас идек. Гомумән, коллективыбыз бердәм, бер-беребезне ишетү бар. Авыл җирлеге, район җитәкчелеге дә нык ярдәм итә», - ди Людмила Адамова.

Уңышның нигезе - бердәмлектә

Бүген «Питрау» алты төркемгә бүленеп эшли. Балалар, мәктәп укучылары, яшүсмерләр, яшьләр, урта буын, өлкән буын төркемнәре бар. Барысы 80ләп кеше җыела. Аларның барысы белән Людмила Адамова җитәкчелек итә. Коллективның уңышларында баянчы Леонид Кузьминның, хормейстер Роза Семенованың, хореограф Татьяна Солдатованың өлешләре гаять зур. Лидия Фәртдинованы администратор да, костюмер да, кыскасы, коллективның «әнисе» дип атый Людмила Адамова. Бер йодрык булып, бер-берсен ишетеп яши «Питрау»лылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев