«Кыш бабайга хат» бәйгесенең беренче катнашучылары бар
«Якты юл» газетасы «Кыш бабайга хат» дип аталган Яңа ел алды бәйгесе игълан итте. Бәйгенең төп максаты - үзенчәлекле итеп Кыш бабайга хат язу. Районда сүзгә үткер, тапкыр, шаян кешеләр яши. Яше-карты шигырь дә яза, такмак та чыгара, мәзәген дә әйтеп бирә. Аларның хатлары да, һичшиксез, үзенчәлекле булырга тиеш дип...
Айдар Шакиров хаты:
«Исәнме, Кыш бабай. Сине якынлашып килүче Яңа ел бәйрәмнәре белән тәбрик итәм. Минем сиңа язмаганыма инде озак вакытлар үтеп тә киткән. Менә янәдән кулыма каләм алып, сиңа хат юлларга булдым. Мин инде, сиңа теге вакытта язган кебек, кечкенә малай түгел, күпкә зур үстем.Белгәнеңчә, мин кечкенә генә булса да, ләкин гүзәллеге, матурлыгы белән аерылып торган Калмаш авылында гомер итәм. Безнең авылда бер-берсен хөрмәт итә торган, бик итагатьле кешеләр яши. Хәзер бөтен дөнья ап-ак карга күмелде, бу вакытны мин аеруча яратам. Әйтик, мин дусларым белән кышкы урман буенча йөрергә яратам, әле алай гына да түгел, без кар фигуралары ясыйбыз, тимераякларда рәхәтләнеп шуабыз.Яраткан Кыш бабай, синең вакытыңның аз булуын беләм. Шуңа да әйтергә теләгәнем шул: 2016 елда мин бик тырышып укыдым, әти-әниемә булыштым. Әлбәттә, мин бик шук малай, бәлки, кайвакытта бик үк әйбәт тә булмаганмындыр, аларын син барысын да беләсең инде. Аңа карамастан, мин үземнең гаиләмә бары тик исәнлек-саулык, бәхет-шатлыклар, бетмәс оптимизм гына теләп калам. Калганнарын үзебез ничек тә булдырып чыгачакбыз, Алла теләсә. Киләсе ел бары тик шатлыклары, куанычлары белән генә килсен. Минем әти-әнием дә, зур булуларына карамастан, һаман да хыялларының тормышка ашуына инанып яшиләр. Сер итеп кенә әйтәм: әнием сиңа һаман да хатлар яза. Без, гаиләм белән, инде күптәннән чыршыны бизәп куйдык. Яңа ел төнендә чыршы астыннан мин үземә һәм сеңлемә кечкенә генә булса да бүләк көтәм. Минем үтенечемне кире какмассың дип ышанам.Кыш бабай, сиңа исәнлек кенә теләп калам. Синең миллионланган балалар янына барып, аларның барысын да Яңа ел белән котларга ашыгуыңны беләм. Бәлки безнең өйгә дә килерсең? Минем адресны син беләсең. Сине түземсезләнеп көтәчәкмен».
Редакциябезнең электрон почтасына кечкенә Гүзәлдән шулай ук бик матур хат килеп иреште.
«Кадерле Кыш бабай! Минем исемем Гүзәл, мин һәрвакыт синең безгә кунакка килгәнеңне көтәм. Сиңа бирәсе сорауларым да бик күп. Синең чаналарың ничек оча? Бүләкләр таратып йөргәндә сиңа кемнәр булыша? Бу һәм башка сорауларны үзеңне шәхси күреп сөйләшәсем килә.Мин әле үзем яза белмим, шуңа да минем исемнән хатны әнием яза. Мин быел үзем бик тәртипле булдым, шуңа да синнән бүләкләр көтеп калам. Үземә генә түгел, абыем Кәримгә, сеңлем Дианага һәм яраткан Камильчикка! Яңа елга мин хәзердән үк әзерләнә башладым - җырлар, шигырьләр өйрәнәм. Сине түземсезләнеп кунакка көтәбез. Озак көттермә, зинхар!».
Хөрмәтле газета укучыларыбыз! «Кыш бабайга хат» дип исемләнгән бәйгебез әле дәвам итә. Хатларыгызны редакция почтасына (yakti.ul76@gmail.com) юллагыз, Яңа ел алдыннан бүләкләр отыгыз.
Бәйге барышын газетаның рәсми сайтыннан (http://www.tukai-rt.ru/) карап бара аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев