Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бер авылдан ике Герой

9 декабрь - Россиядә Ватан Геройлары көне буларак билгеләнеп үтелә. Бу көнне без сугыш елларындагы батырлыклары һәм тыныч вакыттагы казанышлары өчен югары дәүләт бүләкләре белән билгеләнеп үтелгән ватандашларыбызны хөрмәтлибез. Советлар Союзы һәм Социалистик Хезмәт Геройлары исемнәренә лаек булучылар арасында якташларыбыз да бар. Әйтик, Казаклар авылында туган ике герой - Нурми...

Авыл егете - яу күрке

Нурми Шәрипов 1925 елның 21 июнендә туган. Кечкенәдән үк колхозда ат каручы булып эшли, калган эшләрдә дә актив катнаша. 18 яшен тутырган егет 1942 елның февралендә армия сафларына чакырыла һәм шуннан фронтка алына. Кыска вакытлы курслар үтеп, 53нче гвардия танк бригадасының разведка взводына командир булып билгеләнә. Шул чорда ук батырлыклар күрсәтергә җитешә - яна башлаган танк эченнән яралы командирны да коткарып кала. 1944 елның 21 июлендә Нурми Шәрипов җитәкчелегендәге разведчиклар Кукизув авылы янында Лопушанка елгасын кичеп, «тел» алып кайтырга дошман тылына китәләр. Бу задание уңышлы үтәлә. «Тел» итеп алынган немец офицеры күп кенә мәгълүматка ия була. Ләкин дошманнар разведчиклар группасы эзенә төшәләр һәм арттан куа чыгалар. «Куып җитәрләр… Китәргә өлгерә алмабыз. Сез елганы кичегез, мин дошманны тоткарлап торырмын», - дип әмер бирә Нурми иптәшләренә. Бер ялгызы калган сугышчы фашистларны пулемет уты белән каршылый. Траншеяга очып килгән немец гранаталарын тотып алып кире үз өсләренә ыргыта. Нурми, кесәсендә тагын ике граната барлыгын исенә төшереп, аның берсен немецларга тондыра. Әмма берничә минуттан фашистлар тагын «үсеп» чыгалар, траншеяга килә башлыйлар. «Юк, бирелмәм», - дип кычкыра дошман чолганышында калган Герой һәм соңгы гранатасын үз аягы астына ташлый. Шулай итеп, үзен дә, якын-тирәдәге гитлерчыларны да шартлата. 1944 елның 23 сентябрендә батырга Советлар Союзы Герое исеме бирелә.

Ватанга хезмәт итү идеалы ул

Нигъмәтулла Абдуллин 1937 елның 23 маенда туа. Җиденче сыйныфны бетерүгә, әтисе эшли торган хәрби заводның (Удмуртиядә урнашкан Воткинск заводы) кирпеч заводына эшкә урнаша. Фабрика-завод укуында белем алып, балта остасы һөнәрен үзләштерә. Армия хезмәтеннән соң да туры заводка кайта, оештыру сәләтен күреп, аны цехка мастер итеп куялар. Шул чорда эштән аерылмыйча, машина төзелеше техникумын тәмамлый. Чаллыда автозавод төзелеше турында ишеткәч, төзелештә катнашырга ниятли. Һәм Нигъмәтулла Абдуллин 1970 ел башында беренчеләрдән булып, КамАЗ төзүчеләр сафына баса. Аның электәге балта остасы һөнәре монда аеруча кирәге чыга - эшкә килүчеләргә вагон-йортлар төзүдә катнаша. 1971 елны Нигъмәтулла аганының оста оештыручы икәнен күреп, бригада белән җитәкчелек итәргә билгелиләр. Шулай итеп, ул турыдан-туры заводлар төзелешенә кереп китә. Яңа килгән яшьләрдән һәм заводчылардан коллектив туплап, кою заводы нигезләрен сала. Бригада көнлек норманы 140-150 процентка үти башлый. Аның бригадасы «Атналык заданиене - дүрт эш көнендә!» дигән шигарь белән эш итә. Нигъмәтулла Абдуллинның инициативасы белән төрле яңалыклар, эшне җиңеләйтү алымнары тормышка ашырыла. КамАЗның сафка бастыруда хезмәтләре өчен Нигъмәтулла Төхбәтулла улы Абдуллинга 1981 елны Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә. Бар эштә дә өлгерлек, оештыручы талантына ия булган Нигъмәтулла абый КамАЗ төзелешеннән соң районыбыз хуҗалыкларында биналар, юллар төзелешендә прораб һәм баш инженер булып та хезмәт куя.

Сугыш елларындагы батырлыклары һәм тыныч вакыттагы казанышлары өчен

Бүгенге көндә Казаклар авылындагы урам, Теләнче Тамак авылының урта мәктәбе Советлар Союзы Герое Нурми Шәрипов исемен йөртә. Мәктәп ишегалдында батырга һәйкәл куелган. Һәйкәл алдыннан беркайчан да чәчәкләр өзелми. Нурми Хәләф улы Шәриповны зур хөрмәт белән искә алалар, укучылар аңа тиң булып үсәргә тырышалар. Туган ил, туган җир, андагы гүзәллек, иминлекне саклап калу, яшь буынга бүләк итү өчен Ватан алдындагы изге бурычын ахыргача намус белән үтәгән Нурми Шәриповка мәңгелек дан.

Нигъмәтулла Абдуллин бүгенге көндә Кызыл Байрак авылында тормыш иптәше Мәйсәрә белән гомер кичерә. Үз хуҗалыкларында күпләп тавык асрыйлар, бакчаларында җиләк-җимеш, яшелчә үстерәләр. Нигъмәтулла абый бүген дә тынгы белмәс, үзенең генә түгел, хәзерге заман яшь буынның да язмышына битараф булмаган кеше. Аның тормышы үсеп килүче буынны Ватанга, үз хезмәтенә бирелгәнлек, мәхәббәт рухында тәрбияләү өчен менә дигән үрнәк булып тора.

Хөрмәтле Ватан геройлары! Сезгә җәмгыятебезнең иминлеген үстерүгә керткән зур өлешегез, яшь буынны патриотик тәрбияләү, республиканың сәяси тормышында актив катнашуыгыз өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез. Сез - илебезнең тере тарихы, аның казанышы, горурлыгы һәм даны. Батырлык, ныклык һәм идеалларга тугрылылыгыз өчен алдыгызда баш иябез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев