Быел ЮХИДИ хезмәткәрләренә ришвәт бирүчеләр күп теркәлгән
Район прокуроры ярдәмчесе Рөстәм Яхинның хәбәр итүенчә, 2016 елның 9 аенда җирле үзидарә органнары тарафыннан 384 норматив-хокукый акт кабул ителгән. Әлеге документларның 138ендә коррупциягә каршы көрәш турындагы закон үтәлми дип табылган. Норматив-хокукый актлар проектлар, Совет комиссияләрендә каралганчы, район прокуратурасында коррупциягә каршы экспертиза уза. 9 айда прокуратурада 453 проект өйрәнелгән. Алардан...
Район прокуроры ярдәмчесе Рөстәм Яхинның хәбәр итүенчә, 2016 елның 9 аенда җирле үзидарә органнары тарафыннан 384 норматив-хокукый акт кабул ителгән. Әлеге документларның 138ендә коррупциягә каршы көрәш турындагы закон үтәлми дип табылган. Норматив-хокукый актлар проектлар, Совет комиссияләрендә каралганчы, район прокуратурасында коррупциягә каршы экспертиза уза. 9 айда прокуратурада 453 проект өйрәнелгән. Алардан 26сы федераль законнарга туры килми дип табылган, 26сында ришвәтчелек гамәлләре ачыкланган.
Закон бозылган 28 эш буенча - дисциплинар, 1 эш буенча административ җаваплылык билгеләнгән, 1 эш буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсе күтәрелгән, 1 эш буенча җинаять эше кузгатылган.
Шулай ук коррупция юнәлешендәге эшләр буенча оператив-эзләү эшчәнлеге алып бару процессы да прокуратура контролендә.
Районда 9 ай эчендә коррупцион характердагы 10 җинаять теркәлгән, аларны тикшерүдә 10 җинаять эше кузгатылган. Узган ел бу чорга мондый 23 җинаять теркәлгән булган. Судта коррупция гамәлләре булган 9 эш каралган, 9 зат та җинаятьтә гаепле дип табылган.
Нәтиҗәләрдән күренгәнчә, 2016 елдагы коррупцион җинаятьләр ЮХИДИ хезмәткәрләренә ришвәт бирү белән бәйле булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев