9 ноябрь 2021 яңалыклары
-
Тукталыш павильоннары куя башладылар
Полсолнухи поселогында юлларны төзекләндерү эшләренең туктап торганы юк. Инде юл читләрендә урамнарга керү урыннарын ясыйлар, асфальт түшиләр. Тукталышлар куеласы җирләргә дә бетон салынып беткән, хәзер павильоннарның каркасларын урнаштыралар һәм аларны тышлаячаклар. Ун урында заманча автобус тукталышы булачак, төзүчеләр аларны тиз арада ясап бетерергә уйлыйлар.
-
Тизлекне арттырган
5 ноябрь көнне кичке сәгать 7 тулганда Яр Чаллы – Водозабор – Боерган юлында Митцубиси автомобилендә баручы 53 яшьлек ир-ат, тизлеген тиешледән арттырып, идарә итүне югалта һәм, каршы юнәлештәге полосага чыгып, юл кырыена төшеп әйләнә. 35 ел йөртү стажы булган әлеге ир-ат баш мие җәрәхәтләре ала, кабыргалары сына.
-
«Вилданов» хуҗалыгы кышка ничек әзерләнә?
Үткән атнада район башлыгы Фаил Камаев авыл хуҗалыгы җитәкчеләрен тармакта башкарылучы һәм планга салынган эшләрнең үтәлешенә багышланган киңәшмәгә җыйды. Икенче көнне, ягъни 5 ноябрьдә, киңәшмәдә катнашучылар район башлыгы белән Вилданов крестьян-фермер хуҗалыгында узган семинарда да булып кайттылар.
-
Ләйсән өчен бәйрәм
15 октябрьдән 13 ноябрьгә кадәр илебездә «Ак таяк» («Белая трость») айлыгы уздырыла. Айлык 1970 елның 15 октябреннән Бөтендөнья сукырлар җәмгыяте тарафыннан билгеләп үтелә.
-
Бүгенге көн геройлары
Күр, нинди заманнарда яшибез. Минем буын кешеләре хәбәрләрне стенага беркетелгән түгәрәк тәлинкә рәвешендәге радиодан тыңлыйлар иде. Бик күп гомер дә үтмәде сыман, тормыш шулкадәр алга китте, без, авылда яшәүчеләр, хәзер авылдашлар белән телефонда Whatsapp төркемендә аралашабыз: рекламалар бирәбез, авыл халкын борчыган кайбер мәсьәләләр буенча фикер уртаклашабыз, бәхәсләшәбез, уй-планнарыбызны белдерәбез.