Тизлекне арттырган
5 ноябрь көнне кичке сәгать 7 тулганда Яр Чаллы – Водозабор – Боерган юлында Митцубиси автомобилендә баручы 53 яшьлек ир-ат, тизлеген тиешледән арттырып, идарә итүне югалта һәм, каршы юнәлештәге полосага чыгып, юл кырыена төшеп әйләнә. 35 ел йөртү стажы булган әлеге ир-ат баш мие җәрәхәтләре ала, кабыргалары сына.
Ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре аны БСМПга алып китәләр.
/ Фото район ЮХИДИ бүлегеннән алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев