Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Вилданов» хуҗалыгы кышка ничек әзерләнә?

 Үткән атнада район башлыгы Фаил Камаев авыл хуҗалыгы җитәкчеләрен тармакта башкарылучы һәм планга салынган эшләрнең үтәлешенә багышланган киңәшмәгә җыйды.  Икенче көнне, ягъни 5 ноябрьдә, киңәшмәдә катнашучылар район башлыгы белән Вилданов крестьян-фермер хуҗалыгында узган семинарда да булып кайттылар.  

Киңәшмәгә җитәкчеләр белән беррәттән һәр хуҗалыктан баш агрономнар, зоотехниклар һәм икътисад белгечләре дә чакырылган иде. Аларның һәркайсы белән хуҗалыкта башкарылучы һәм пландагы эшләр буенча сөйләшүләр алып барылды, яңа техника сатып алу, искесен төзек тоту, мал азыгы, терлек саны, ашлама сатып алу кебек темаларга да тукталып үттеләр. Моннан тыш, хуҗалыкларның киләсе чәчү чорына сыйфатлы, югары репродукцияле орлык белән тәэмин ителеше, арендага алынган пай җирләре өчен вакытында түләү үтәлеше турында ишетү дә куанычлы булды. 
Әлбәттә, терлекчелек тармагы да читтә калмады. Анда цифрлы технологияләрнең үтеп керүе, тармакның җитештерүчәнлеген үстерү турында сөйләштеләр. Шулай ук аерым хуҗалыкларда мал башының, савып алынган сөт күләменең, яшь малның кимүенә аерым тукталдылар, һәр очракны карап тикшерделәр, хуҗалыкларга киләчәктә үтәп булырдай бурычлар куелды. 
Көз-кыш чорында көнүзәк булган тагын бер мәсьәләгә – техниканы төзекләндерүгә игътибар шулай ук зур булды. Республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының приказы нигезендә, 15-19 ноябрьдә районга техниканы кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркларының ремонт эшләренә әзерлеген тикшерү буенча комиссия килергә тиеш. Алар шулай ук кышкы саклауга куелган техниканың торышына да бәя бирәчәкләр. 
Җомга көнне «Вилданов» крестьян-фермер хуҗалыгында үткән семинар-киңәшмә дә вакыйгаларга бай булды. Семинарга килүчеләр 200 башка дип исәпләнгән яңа бозау абзарының төзелеше белән таныштылар, сөт саву залын, савым сыерларны карап чыктылар. 
Хуҗалыкка эшкә яшь белгечне дә алганнар. Бу 20 яшьлек ветеринария табибы Булат Нәҗмиев.  Биредә әле ике ай гына эшләсә дә, үз хезмәтен бар җаваплылыкны аңлап, җиренә җиткереп үти. 
– Укыган чакта әлеге хуҗалыкта ике ел рәттән практика уздым. Укып бетергәндә эшкә чакыргач, рәхәтләнеп ризалаштым. Һөнәрем җиңелләрдән булмаса да, хезмәтемне яратып башкарам, – диде ветеринар егет.
Яшь белгеч тумышы белән Чаллыдан булса да, якын киләчәген авыл белән бәйли. Бу аңлашыла да. Хуҗалыкта үз эшен тиешенчә башкарыр өчен шартлары да тудырылган бит: мал табибының үз эш бүлмәсе, барлык кирәкле препаратлар бар. 
Семинар ахырында хуҗалыкта булган үзгәрешләр һәм яңалыклар «Вилданов» крестьян-фермер хуҗалыгының үсешенә зур йогынты ясар, яхшы күрсәткечләргә китерер дигән теләкләр әйтелде.  
/ Рөстәм Зәкиев фотосы.   

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев